Бөгелмә авазы

Сәламәт булу – заман таләбе

Кешенең сәламәтлеге - тулы канлы тормыш нигезе, шатлык, гармония, бәхет чыганагы, иҗади потенциалны тулысынча ачыклау, эшкә җигү, ә димәк, җәмгыятькә файда китерә алу мөмкинлеге ул. Бүгенге җәмгыятьне сәламәтләндерү зарурлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Сәламәт яшәү рәвешен куәтләү һәм аңа иярү - заман таләбе ул. Авылыбызда яшәүчеләрдә сәламәт тормышта...

Кешенең сәламәтлеге - тулы канлы тормыш нигезе, шатлык, гармония, бәхет чыганагы, иҗади потенциалны тулысынча ачыклау, эшкә җигү, ә димәк, җәмгыятькә файда китерә алу мөмкинлеге ул.

Бүгенге җәмгыятьне сәламәтләндерү зарурлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Сәламәт яшәү рәвешен куәтләү һәм аңа иярү - заман таләбе ул.

Авылыбызда яшәүчеләрдә сәламәт тормышта яшәргә омтылыш уяту, сәламәтлекне саклау культурасы тәрбияләү максаты белән, ә тагын сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау җәһәтеннән, Бөгелмәнең "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" муниципаль бюджет оешмасы составына керә торган безнең Ефановка авыл клубында ай саен "Сәламәтлек" түгәрәгенең очрашулары уза.

17 гыйнвар көнне үткән чара олы яшьтәге кешеләрнең дөрес туклану проблемасына багышланды. "Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш - сәламәтлекнең нигезе, озак яшәүнең сере" дип аталды ул. Очрашуда катнашучылар сәламәт туклану принципларының нигезләре белән таныштылар, яшелчәләрнең дә, җиләк һәм җимешләрнең дә файдалы үзлекләре турында күп мәгълүмат белделәр, кешенең туклану рационындагы витаминнарның әһәмияте хакында да җитди сөйләшү булды.

"Сәламәтлек" клубы әгъзалары белән уза торган мондый очрашуларга фельдшер-акушерлык пункты мөдире З. Магамедованы чакыру традициягә әйләнде инде. Бу юлы да ул клуб утырышында - очрашуда бик теләп катнашты. Фельдшер белән әңгәмә вакытында аңа күп сораулар бирелде, ул өлкән яшьтәгеләр сәламәтлегенә яный торган куркыныч факторлар, диабет чирен профилактикалау, эндокрин система эшчәнлеген контрольдә тоту кебек һәм башка сорауларның һәрберсенә тәфсилле җаваплар бирде.

"Сәламәтлек" клубында файдалы гамәлләр, нәтиҗәле сөйләшүләр, кызыклы очрашулар дәвам итә һәм анда үз сәламәтлегенә битараф булмаган, теләгән һәр кеше катнаша ала.

О. КОЧЕТКОВА,

Ефановка авыл клубы мәдәни чаралар оештыручысы.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: