Бөгелмә авазы

Шулай булырга тиеш ул!

"Һәр нәрсәнең - үз вакыты, һәр эшнең - үз сәгате", - ди безнең халык. Менә шул сәгать җиткәндер - үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге яңа ремонтланган иркен якты бүлмәгә күченде.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Светлана Клецова фотосы.

Реклама

Заманында бу бүлекнең урынын алыштыруы, аңа арткы яктан урап керергә туры килүе (хәзер керү юлы - үзәк ишектән), элмә тактаның да кеше күзе күренерлек урында тормавы бик күп милләттәшләрдә ризасызлык уяткан иде. Ул чорда безнең "Бөгелмә авазы" газетасында басылып чыккан
берничә язма да нәкъ шул хакта сөйли.
Инде татар әдәбияты бүлегенә еш йөрүчеләрнең күңеленә хуш килерлек хәбәр ирештерәбез: бүлек хезмәткәрләре Айсылу Нуретдинова белән Гөлфия Мө-хәммәтгалиевалар һәммәбезне дә иркен якты бүлмәдә кабул итәргә әзерләр. Чыннан да, китапханә җитәкчелегенең (Наилә Шәрәпова) тырышлыгы һәм "ПСБ" компаниясе ярдәме белән (җитәкчесе Тимур Булушев) бүлек бүлмәсенә ремонт ясалган, пөхтәлек, чисталык та үзенә тартып тора. Шунысын да әйтү урынлы булыр, бүлмәне буяу-бизәү эшләрен китапханәнең Ирина Төхвәтуллина кул астында эшләүче хезмәткәрләре үз куллары белән башкарган.
"Бөгелмә авазы"ның җәмәгатьчелек хәбәрчесе һәм, белүебезчә, китапханәнең дә актив укучысы Мәхтүмә апа Галләмова бүлек яңа урынга күченгән көннәрдә узган чараларның берсенә - газета көненә килгәч, ялт итеп торган бүлмәгә килеп керүгә сорау бирде: "Әллә бүлек хәзер биредә эшлиме?" "Әйе", - дигән уңай җавап ишеткәч, бик күпләрнең күңел түрендә торган фикерне бер җөмлә белән әйтеп салды: "Шулай булырга тиеш иде ул".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: