Бөгелмә авазы

ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ АЛТЫН ФОНДЫ

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы узды. Очрашу барышында балалар шәһәр башлыгы белән аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Мин һәрвакыт безнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән шәхсән очрашырга тырышам, – диде шәһәр мэры. – Ул вакытта зур горурлык хисләре кичерәм. Сезнең ярдәм белән безнең шәһәрнең мәгариф системасы соңгы еллар дәвамында Татарстан Республикасында иң яхшысы дип таныла.

Линар Закиров, чыгарылыш сыйныф укучылары югары нәтиҗәләргә профессиональ педагоглардан башка ирешә алмас иде, дип тә өстәде. Ата-аналарга да җылы сүзләр әйтелде: гаиләдәге атмосферадан, өлкәннәр ярдәменнән башка мондый югары үрләр яулавы авыр.

– Медалистлар һәм йөз балл җыючылар – Бөгелмә районы һәм Татарстанның алтын фонды, – дип ассызыклады Линар Закиров.

2019 елда 411 чыгарылыш сыйныф укучысы ур-та белем аттестаты алды. Тугыз 11нче сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды. Укудагы аерым уңышлары өчен 68 егет һәм кыз медальләргә лаек булды.

Дмитрий Ибраһимов 2нче лицейны тәмамла-
ган. Математика буенча 100 балл җыйган. Математика буенча (2017, 2018, 2019 еллар) мәк-
тәп күләмендә җиңүче булган, Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этапларында да катнашкан. И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының “Автоматика һәм исәпләү техникасы” юнәлеше буенча укырга кергән.

Полина Мурзакаева аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбен гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Рус теленнән югары балл алуга ирешкән. 2018 елда – “Авангард” Халыкара физика-математика олимпиадасы лауреаты, 2019 елда физика һәм математика буенча “Зур фән киләчәге” Идел буе төбәкара олимпиадасында 2 һәм 3нче дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнгән. Полина Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техника университетының “Ракеталар һәм ракета-космик комплексларны проектлау һәм эксплуатацияләү” юнәлешен сайлаган.

Данила Умеренков – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 6нчы мәктәп укучысы, шулай ук рус теленнән 100 балл җыйган. Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга кергән. 2018 елда математика һәм физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы призеры булуга ирешкән.

Анастасия Тищенко – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 6нчы мәктәптән. Рус теленнән 100 балл алучы. Аны “Гамәли математика” юнәлеше буенча МИСиС Мәскәү фәнни-тикшеренү техник университетына кабул иткәннәр.

Луиза Кашапова – шулай ук 6нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы. Ул да рус теленнән БДИны 100 баллга язган. 2018 елда “Умники и умницы” V Республика уены финалында катнашкан;
2019 елда – әдәбият һәм инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры; КФУның “Инглиз теле” фәне буенча төбәкара олимпиадасы призеры (II дәрәҗә Диплом). Укуны Санкт-Петербург дәүләт университетында “Лингвистика” юнәлеше буенча дәвам итәчәк.

Тамерлан Лотфоллахи 7нче гимназияне тәмамлаган. Физика фәне буенча 100 балл җыйган. Хәзер ул Казан дәүләт университетында белем алачак. Тамерлан – 2017 ел-
да “Казан ачык талантлар университеты” фәнни ярышлары чемпионаты призеры, ә 2018 елда – Ярослав Гашек исемендәге “Яшь филолог” мәктәп укучыларының
республика фәнни-җитештерү бәйгесе призеры.

6нчы мәктәптән Андрей Киреев физи-кадан БДИ буенча 100 балл алган. Ул – 2018 елда физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры; 2019 елда Мәскәү институты тарафыннан үткәрелгән күчмә физика-математика олимпиадасы җиңүчесе; “Укудагы аерым уңышлары өчен” РФ медале иясе. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетына укырга кергән.

 Әлеге мәктәптән тагын бер укучы физикадан 100 балл җыйган. Ул – Кирилл Никоноров. Укуын Санкт-Петербург политехника университетында дәвам итәчәк. Кириллның бүләкләре арасында: 2018 елда – математика һәм физика буенча Бө-тенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призеры; 2019 елда – физика буенча Мәскәү институты тарафыннан үткәрелгән күчмә физика-математика олимпиадасы җиңүчесе.

 

3нче мәктәпне тәмамлаган Елена Шатохина очрашуда катнаша алмады. Ул рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган. Елена – рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы (2018 ел) һәм "М.В. Ломоносов исемендәге турнир" Бөтенроссия олимпиадасы (2018 ел) призеры, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының "Тел, әдәбият, сәнгать" (2019 ел) укучылары өчен төбәкара фән олимпиадасы призеры. Елена Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтына ("Социомәдәни эшчәнлек" юнәлеше) укырга кергән.

Очрашу ахырында район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышларында уңышлар теләде һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Сезнең казанышларыгыз, бер яктан, шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган әзерлек дәрәҗәсен, икенче яктан, максатчанлык һәм үҗәтлегегезне күрсәтә. Киләчәктә дә сез үз хезмәтегез һәм белемегез белән шәһәребезне үсте-
рерсез дип ышанасы килә
, – дип ассызык-лады Линар Закиров.

 

Марина СӘГЫЙТОВА
Оксана ГАЙСИНА фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: