Бөгелмә авазы

Шәһәр ишегалдыннан башлана...

Шәһәребездә Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Аның беренчесе Муса Җәлил һәм Воровский урам-нары чатында урнашкан ишегалдында узды. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты. "Бөгелмә шәһәре традицияләре дәвам иттереләчәк, Ишегалды бәйрәмнәре - шуларның берсе. Бу бәйрәмне без, елдагыча, Шәһәр көне алдыннан ачып җибәрәбез, шул рәвешле, эшләгән...

Шәһәребездә Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Аның беренчесе Муса Җәлил һәм Воровский урам-нары чатында урнашкан ишегалдында узды. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.
"Бөгелмә шәһәре традицияләре дәвам иттереләчәк, Ишегалды бәйрәмнәре - шуларның берсе. Бу бәйрәмне без, елдагыча, Шәһәр көне алдыннан ачып җибәрәбез, шул рәвешле, эшләгән эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Быел без
22 ишегалды территориясен тәртипкә китердек, асфальт салдык, балалар мәйданчыкларын яңарттык, спорт белән шөгыльләнер өчен уңайлыклар тудырдык. Бу эшләр өчен 25 миллион сум акча тотылды. Гомумән, әлеге юнәлештә күп эшләр башкарыла. Без 26 республика программасында катнашабыз, шуларның берсенә сезнең ишегалды да керде. Моннан тыш, йортлар, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзибез, юллар салабыз, күпфатирлы йортларны ремонтлыйбыз. Бу халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен эшләнә. Кадерен белеп кулланыгыз!" - диде ул бөгелмәләрне тәбрикләп.
Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәт-ләделәр, беренче сыйныфка баручыларны котладылар.
Елена Иванова белән Сабина Балябина әлеге ишегалдында туып-үскәннәр. Шатлыклары турында бер-берсен бүлә-бүлә уртаклаштылар: "Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен шундый уңайлы урынга әверелде ишегалдыбыз, шугалаклар, спорт тренажерлары... санап бетереп булмый. Сәламәтлекне ныгытам дисәң, спорткомплекслар якын түгел дип аптырыйсы юк. Балаларны, кайда икән дип, эзләп йөрисе булмаячак хәзер. Барысы өчен шәһәр һәм район җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез", - ди алар. Чыннан да, биредә яшәүчеләр хәзер ишегаллары белән горурлана ала.
Шунысы куанычлы, бу эш киләчәктә дә дәвам ит-тереләчәк. Димәк, алда шәһәр халкын яңа Ишегалды
көннәре көтә. Бәйрәм һәр җиргә барып җитсен дигән те-ләктә калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: