Бөгелмә авазы

Шәһәр буйлап виртуаль сәяхәт

Үзәк балалар китапханәсендәге чираттагы виртуаль сәяхәт 14 нче татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды һәм "Туган шәһәрем, барысы да синең турыңда" дип аталды. Очрашуда катнашучылар шәһәрнең барлыкка килү тарихы, туган ягыбыз турындагы риваятьләр, легендалар белән таныштылар, электрон юл күрсәткеч-сәяхәтче ярдәмендә туган шәһәребез буйлап виртуаль сәяхәттә булып кайттылар. Балалар сорауларга...

Үзәк балалар китапханәсендәге чираттагы виртуаль сәяхәт 14 нче татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды һәм "Туган шәһәрем, барысы да синең турыңда" дип аталды.

Очрашуда катнашучылар шәһәрнең барлыкка килү тарихы, туган ягыбыз турындагы риваятьләр, легендалар белән таныштылар, электрон юл күрсәткеч-сәяхәтче ярдәмендә туган шәһәребез буйлап виртуаль сәяхәттә булып кайттылар. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр, шәһәр күренешләрен, аның тарихи битләренә караган төрле фотографияләрне кызыксынып карадылар. Очрашу ахырында һәркем алдан ук әзерләнгән, шәһәребезнең мәдәниятенә һәм икътисадына багышланган китаплардан әзерләнгән махсус тематик күргәзмә белән таныштылар.

Любовь СТАКИНА,

Китапханәче.

А. Пахомова фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: