Бөгелмә авазы

Шомафилар шома эшли

Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора. 30 март көнне эчке эшләр бүлегенең дежурныена 1975 елгы гражданиннан да гариза керә. "Авито" сайтына язып, ул 4 мең сумга карават сатарга куя. Шул ук көнне кич белән сәгать 7дә бер...

 

Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора.

30 март көнне эчке эшләр бүлегенең дежурныена 1975 елгы гражданиннан да гариза керә. "Авито" сайтына язып, ул 4 мең сумга карават сатарга куя. Шул ук көнне кич белән сәгать 7дә бер ир кеше шылтыратып (телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгән), карават өчен акча күчерәм дип, банк картасының номерларын сорый. Мошенниклар турында ишеткәннәренең барысын да онытып, ир кеше шунда ук аңа карта номерын әйтеп яздыра. Нәтиҗәдә ул 3 мең сум акчасыннан колак кага.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: