Бөгелмә авазы

Ширекле йозак

Әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү, хөрмәтле яшьләребез, милләттәшләребез! Милләтебезнең язмышын, аның киләчәген кайгыртып, бу юлларны язам. Раббыбыз безгә Үзенең бавына нык тотынып, берләшеп яшәргә боера. Бу боерык безнең өчен изге кагыйдә! Әгәр, чын мәгънәсендә, кемнән үрнәк алырга дип уйласак, пәйгамбәребез Мөхәммәд тормыш юлына күз төшерик.

Бер көнне яһүдине кабергә алып барганнарын күреп, аның күзләре яшьләнә. "Нигә алай борчыласың, Рәсүллуллаһ, ул бит яһүди", - дигәч, сәхабәләренә: "Тагын бер адәм баласын җәһәннәмгә алып киттеләр", - дип җавап бирә. Пәйгамбәребез чын күңелдән кеше язмышы өчен кайгыртучылардан була.
Әгәр үзәк мәйдандагы бакчада күркәм эчтәлекле, тимердән коелган һәйкәлгә игътибар итсәгез, күрерсез - аңа төрле яктан йозаклар элеп куелган. Алар арасында, кызганычка күрә, катнаш никах әһелләренең "Сергей - Рәмилә" дигәннәрен дә күрерсез. Я Алла, "йозак" гамәле Исламда хупланмый, ул яңалык кертү ширек дип атала. Әгәр берәү Аллаһыга берәр затны тиңдәш кылып, арадашчы итеп, аңардан теләкләренең кабул булуын сораса, бу - ширек. Башка Китап әһелләре тарафыннан да хуплана торган гамәл түгел.
Ничек кенә булмасын, йозак әһелләре, изгелек эшлим дип, гөнаһ шомлыгына әйләнәләр, киләчәк буынга тискәре йогынты ясыйлар һәм потка табынуның тагын бер мисалына юл салалар.
Адәм г.с. һәм анабыз Һава вафат булганнан соң, берничә дәвер бер Аллалык (Ислам) саклана. Әмма адәм баласы алдагы елларда күркәм затларның һәйкәлләрен ясап, аларны мактый. Буыннар үзгәреп тора, нәтиҗәдә, ул һәйкәлләргә табына да башлый. Менә шулай хак дингә каршы батыйль потларга табыну барлыкка килә.
Чын мәгънәсендә, бер-беребезгә тугрылыклы булуыбыз никах белән беркетелә, Раббыдан курку белән ныгытыла һәм йөрәкләрдә саклана!
Сүз уңаенда тагын яман гамәлләрне санарга була: чүпрәк бәйләү, акча ташлау, изге дип, ташларга ихтирам күрсәтү. Бу гамәлләр бөтенесе җаһилият заманыннан килгән. Раббы андый гамәлләрдән һич тә разый түгел, милләттәшләрем.
Раббыга таянмый мөмкин түгел,
Раббыдан читкә китмәсен күңел!
Шайтан безгә юлдаш түгел,
Динсезлектән, кардәш, читкә түңел!

Хаҗи Габит ХӘСӘН.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: