Бөгелмә авазы

Шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмә административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре рейд уздырды

22 октябрь - шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмә административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре, шәһәрдәге тәртип һәм чисталыкны тикшерү йөзеннән, рейд уздырды. Рейд вакытында шәһәр урамнары тикшерелде, иң зур игътибар Подстанция районындагы территориягә бирелде. Шәхси йортларда яшәүчеләр шәһәр уңайлыгы, административ тәртип законнарын боза. Моны авылча яшәүче районга килеп кергәч тә күрәсең. Мәсәлән, йортлар каршында...

22 октябрь - шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмә административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре, шәһәрдәге тәртип һәм чисталыкны тикшерү йөзеннән, рейд уздырды. Рейд вакытында шәһәр урамнары тикшерелде, иң зур игътибар Подстанция районындагы территориягә бирелде.

Шәхси йортларда яшәүчеләр шәһәр уңайлыгы, административ тәртип законнарын боза. Моны авылча яшәүче районга килеп кергәч тә күрәсең. Мәсәлән, йортлар каршында утыннар, ком өемнәре, төзелеш материаллары, кошлар яши торган урыннар булырга тиеш түгел. Ә бу хәл шәхси йортларның һәрберсендә диярлек кабатлана. Халык өйрәнгән инде, уңайлы булсын дип, төзелеш материалларын, башланган төзелеше ниндидер сәбәпләр аркасында тукталып торса да, йорт яны территориясендә саклый. Кышка дип алып кайтылган җылылык чыганагы утын да бушаткан урынында ята. Административ-техник инспекция хезмәткәрләре Руслан Мохтаров йорты каршына килеп туктагач, хуҗа кеше шунда ук урамга чыкты. Инспекция хезмәткәрләре кисәтүен ишеткәч:

- Төзелеш материалларын кышка ишегалдына кертәчәкмен, ә әлегә әкрен генә йорт янын төзекләндерәм, - дип акланды ул.

Халыкны да аңлап була, административ-техник инспекция куйган таләпләрне дә... Чөнки тәртип җыештырган урында түгел, ә аны саклый белгән урында гына була. Ә инспекция - урамнарның чисталыгы өчен җавап тотучы оешма. Аның хезмәткәрләре шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмәнең бар оешма-предприятиеләренә, шәһәркүләм өмәгә чакырып, хатлар юллаган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: