Бөгелмә авазы

Шәфкатьлелек атнасы: игелек кылсаң – үзеңә

Һәр ел саен апрель ае җитүгә, "Радуга" социаль үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә "Шәфкатьлелек һәм игелек эшләү атналыгы" уздырыла.

Ирина БЕЛЯКОВА,
"Радуга" социаль үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Акцияне, гадәттә, Бөгелмә медицина училищесының бүлек мөдире Алсу Якуп кызы Шәйхетдинова бе-лән шушы юлларның авторы оештыралар.
Бу чорда бүлек хезмәткәрләре-нең иң зур ярдәмчеләре - Бөгелмә медицина училищесында укучы студент кызлар-волонтёрлар. Әлегедәй шәфкатьлелек чарасы уздыру матур традициягә әверелде инде. Яз көне торган фатирларны, йорт-җирне җыештыру бигрәк тә мөһим, ә олы яшьтәге ялгыз кешеләр бу ярдәмгә аеруча мохтаҗ.

Студент-волонтёрлар тарафыннан социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү (квартирларда җыештыру, тәрәзәләр юу һ. б.) үзәкнең "Игелекле эшләр академиясе" дигән кү-ләмле проекты кысаларында уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Яшьләрнең киң күңел белән ярдәм итүе бер генә олы кешене дә битараф калдырмый, алар игътибар һәм ярдәм тоюларына ихлас рәхмәт укыйлар.

Әлеге күркәм традиция буыннар арасында элемтәләрне ныгытуга да нык этәргеч бирә. Яшь буын вәкилләренең чын күңелдән үз ихтыярлары белән өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз һәм мохтаҗ кешеләргә булышуы олылар өчен тормыш хәлен, яшәү шартларын яхшырта төшәрлек җитди ярдәм булса, яшьләрнең үз күңелләрендә ихтирам, шәфкать, кызгану, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар тәрбияләүдә чиксез зур роль уйный. "Игелек кылсаң - әҗере үзеңә", - диелә бит хәдистә дә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: