Бөгелмә авазы

Сезон башланды: уяулыкны арттыру сорала

Статистиканың күңелсез мәгълүматлары салкыннар җитүгә, йортларда һәм квартирларда янгыннар санының артуы турында сөйли.

Лилия ДӘҮЛӘТШИНА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
 
Көзге-кышкы чорларда булган янгыннарга бәйле вәзгыятьне анализлау аларның күбрәк кеше факторына һәм җы-лыту приборларын, мичләрне файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле рәвештә килеп чыгуларын күрсәтә. Шуңа да һава шартлары үзгәрүгә һәм ягу сезоны башлануга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүгә игътибарны аеруча арттыру сорала:
 үзбелдек белән кулдан эшләнгән җылыткыч һәм электр приборларын кулланмагыз;
 урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;
 кабызылган газ приборларын караучысыз калдырмагыз;
 мич кабызыр өчен тиз кабынып китә торган сыекчалар кулланмагыз;
 кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз;
 тәмәке төпчекләрен күпкатлы йортларның тәрәзәләреннән ыргытмагыз.
 
Мичләрнең, котельныйларның, башка җайланмаларның төзеклеген ягу сезоны башланганчы ук тикшереп, ремонтлап кую зарур. Төзек булмаган мичләрдән һәм җылыту җайланмаларыннан файдалану тыела. Мичне һәм төтен юлларын корымнан арындырып тору кирәк. Ягыла торган мичләрне - өч, даими эшләп торган мичләрне - ике, кухня мичләрен айга бер мәртәбә карап-чистартып торалар.
Истә тотыгыз, бу чорда сезнең ваемсызлык үзегез өчен генә түгел, гаиләгез, күршеләрегез өчен дә куркыныч!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: