Бөгелмә авазы

Барча бөгелмәлеләргә мөрәҗәгать итәбез

Эш сәгате белән санашмыйча, ял көннәрен санамыйча, тырышып-тырышып язабыз, компьютер төймәләрен басабыз да басабыз, һәр чәршәмбе, һәр җомга табадан төшкән газеталарыбызны почта бүлекчәләренә, китапханәләргә озатабыз. Ләкин... Кадерле укучыларыбыз, ләкин безнең бу хезмәтебез бер тиенгә дә яраксыз булып кала, гәрчә безне укучы булмаса. Шуңа күрә сезнең һәрбарчагызга мөрәҗәгать итәбез. Бөгелмә районындагы...

Эш сәгате белән санашмыйча, ял көннәрен санамыйча, тырышып-тырышып язабыз, компьютер төймәләрен басабыз да басабыз, һәр чәршәмбе, һәр җомга табадан төшкән газеталарыбызны почта бүлекчәләренә, китапханәләргә озатабыз. Ләкин...

Кадерле укучыларыбыз, ләкин безнең бу хезмәтебез бер тиенгә дә яраксыз булып кала, гәрчә безне укучы булмаса. Шуңа күрә сезнең һәрбарчагызга мөрәҗәгать итәбез. Бөгелмә районындагы бердәнбер милли басмабыз гөрләсен, яңадан-яңа сәхифәләр, мәкалә-интервьюлар булып торсын дисәк, туган-тумачаларыбызны, күрше-күләннәребезне "Бөгелмә авазы"на язылырга өндик әле. Безгә сез кирәк, сезгә без кирәк. якыннарыгызга ярты ел дәвамында килеп тора торган бүләк ясагыз - аларны газетага яздырыгыз.

Шунысын да искәртик, 13 - 23 октябрь көннәрендә "Әбунәче атналыгы" узачак. Бу 10 көнлектә безнең газетага почта бүлекчәләрендә 10 процент ташлама белән язылырга мөмкин булачак.

Димәк, 525 сум да 72 тиенне кесәгезгә салып, почта бүлекчәләренә барасыз да газетабызга языласыз һәм шулай итеп ярты елга "Бөгелмә авазы" белән дус булып яшисез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: