Бөгелмә авазы

Секретарь сайланды

22 ноябрь көнне "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең ХХII отчет-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә 132 делегат булып, алар арасында "Единая Россия" партиясе Татарстан бүлеге рәисе, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Харисов, Лариса Малыхина һ.б.лар бар иде.

Руслан ЙОСЫПОВ,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

Конференцияне отчет доклады белән партиянең Бөгелмә җирле бүлеге секретаре Илдус Касыймов ачып җибәрде. Ул җирле бүлекнең билгеле бер вакыт аралыгында башкарылган эшләре турында сөйләде, районның социаль-икътисади үсешенә тукталды: "Бөгелмә җирле бүлегенең төп максаты булып, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, бигрәк тә халык белән аңлашып эшләү мәсьәләләре кала бирә. Ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, сайлаучылар күтәргән проблемаларны чишү юнәлешендә эшне камилләштерү зарур. Кабул итүләр вакытында халык мөрәҗәгатенә колак салырга, аларны тормышка ашыруга җитди карарга кирәк", - диде ул үзенең чыгышында.

ТР Дәүләт Советы депутаты В.Логинов җирле бүлек эшен яхшы дип бәяләде. Республикада партиянең Бөгелмә бүлеге иң активлардан санала. Казан кунагы якташларына киләчәктә дә нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Реклама

Чыгышлардан соң, яшерен сайлау юлы белән, алдагы биш елга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов кабат "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге секретаре итеп сайланды. Бөгелмә механика заводы районыннан үзен кандидат итеп тәкъдим иткән Арсен Кәримов өчен 3 кенә кеше тавыш биргән.

Конференция барышында яңа сәяси советка әгъзалар сайланды. Шулай ук делегатлар җирле контроль-ревизия комиссиясенең яңа составын да расладылар.

Конференциядән соң Бөгелмә җирле бүлеге яңа сәяси советының беренче утырышы булды, анда "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесен һәм секретарь урынбасарларын сайладылар. Секретарь урынбасарлары итеп Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм җирле партиянең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Белодуров сайланды. Бөгелмә җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе итеп Алексей Белодуров кандидатурасы тәкъдим ителде һәм бертавыштан расланды.
Конференция ахырында яңартылган сәяси совет вәкилләренә, җитәкчелегенә эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: