Бөгелмә авазы

Сәүдә хезмәткәрләре нинди телдә сөйләшә?

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан узган ел 25 октябрьдә расланган "Татарстан Республикасының Дәүләт телләрен, Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дип аталган дәүләт программасы кысаларында билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру йөзеннән, республикада сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт теленең кулланышына бәйле яңа бәйге старт ала.

Әлеге конкурсны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты" Казан институты (филиалы) оештыра. Конкурсны оештыручылар Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә предприятиеләрендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү, дәүләт телләрен белүен һәм һөнәри өлкәдә куллануын киңәйтүне, әлеге мөһим юнәлештә эш тәҗрибәсен уртаклашуны максат итеп куялар. Бер уңайдан, билгеле, бу өлкәдә дәүләт телләрен яхшы белүче һәм аны хезмәт вазифаларын башкарган вакытта тиешле дәрәҗәдә кулланучы үз эшенең осталарын ачыклау һәм хөрмәтләү дә күздә тотыла.
Бәйге барлыгы 6 номинациядә үткәрелә. Аның шартлары, тәртибе турында мәгълүматларны оештыру комитеты телефоннарына шылтыратып белешә аласыз: 8(843) 210-05-71; 8(843) 274-93-49. Шулай ук эксперт төркеме сайтында да танышырга була: konkurs mpt@mail.ru.
Һәр номинациядә беренче һәм икенче урынга лаек булган җиңүчеләрне акчалата призлар, Дипломнар көтә ("Гран- при"га - 15 мең, I урыннарга - 10, II урыннарга 5әр мең сум күләмендә).
Оештыру комитеты сәүдә хезмәткәрләрен бәйгедә актив катнашырга чакыра.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: