Бөгелмә авазы

Сайлауларның үтә күренмәле, гадел узуы – Татарстанның җиңүе – халыкара күзәтүчеләр

Халыкара вәкилләр Татарстанда үзләре булган сайлау участокларында эшнең бик яхшы оештырылуын билгеләп узды Кара диңгез икътисади хезмәттәшлекнең парламент ассамблеясе генераль секретаре Асаф Хаджиев, Әзәрбайҗан Милли мәҗлес депутаты, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлекнең парламент ассамблеясе вице-президенты Муса Иса оглы Гулиев Татарстанда сайлау оештырылуына үз бәясен бирде. Муса Гулиев үзләренең халыкара күзәтүчеләр сыйфатында...

Халыкара вәкилләр Татарстанда үзләре булган сайлау участокларында эшнең бик яхшы оештырылуын билгеләп узды

Кара диңгез икътисади хезмәттәшлекнең парламент ассамблеясе генераль секретаре Асаф Хаджиев, Әзәрбайҗан Милли мәҗлес депутаты, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлекнең парламент ассамблеясе вице-президенты Муса Иса оглы Гулиев Татарстанда сайлау оештырылуына үз бәясен бирде. Муса Гулиев үзләренең халыкара күзәтүчеләр сыйфатында Россия Үзәк сайлау комиссиясе чакыруы буенча килүләрен шәрехләде. "Парламент сайлаулары һәр ил өчен мөһим тарихи вакыйга", - диде ул.

"Без Татарстанда өченче ел рәттән сайлауга әзерлек процесслары артыннан күзәтәбез. Бүген мин Питрәч районында булдым. Анда 11 участокта сайлауны күзәттем. Барлык оештыру мәсьәләләре югары дәрәҗәдә хәл ителгәнен күрдем. Барлык сайлау комиссияләрендә биналар нормаль хәлдә, таләпләргә нигезләнеп җиһазлаштырылган", - дип билгеләп узды Муса Иса оглы. Күзәтүче берничә участокта электрон тавыш бирү гамәлгә кертелгәнен белдерде.

"Сайлаучыларның активлыгы югары дәрәҗәдә. 12 сәгатькә сайлаучыларның яртысыннан артыгы тавыш биргән иде инде. Участокларда "Бердәм Россия", "ЛДПР", "Справедливая Россия", "Яблоко", "Россия коммунистлары" партияләреннән тавыш бирү хокукы белән комиссия әгъзалары эшләде. Без тавыш бирү процедурасы буенча хилафлыклар теркәлмәгән дигән уртак фикергә килдек. Мин барлык сайлаучыларны моның белән котлыйм. Сайлау - илнең демократизациясенә таба тагын бер мөһим адым", - дип белдерде Муса Гулиев.

Асаф Хаджиев сайлаучыларның, аеруча яшьләрнең активлыгы күңеленә хуш килүен әйтте. Мәктәпләрдә сайлауның бик яхшы дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп узды. "Сайлаучыларның активлыгы сәяси үзаңын күрсәтә. Димәк, яшьләр киләчәге турында уйлый", - дип белдерде ул.

Асаф Хаджиев веб камералар урнаштырылган берничә участокта булуын әйтте. "Без булган участокларда бер хокук бозу да теркәлмәде. Бу сайлауларның үтә күренмәле, гадел узуын дәлилли. Мин моны Татарстанның җиңүе дип саныйм. Икенче яктан караганда, бу Россия җиңүе дә. Без Россиянең чәчәк атуын телибез. Яхшы дума, яхшы депутат - илнең үсеше", - дип төгәлләде Асаф әфәнде фикерен.

"Татар-информ" сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: