Бөгелмә авазы

Салым инспекциясендә – “Ачык ишекләр көне”

27 сентябрь көнне Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләре, шул исәптән РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе дә ишекләрен халык өчен киң итеп ачты - биредә бердәм "Ачык ишекләр көне" узды. Ул традицион төстә ел саен милек салымы түләү буенча физик затлар өчен уздырыла. Бу көнне җирле...

27 сентябрь көнне Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләре, шул исәптән РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе дә ишекләрен халык өчен киң итеп ачты - биредә бердәм "Ачык ишекләр көне" узды.
Ул традицион төстә ел саен милек салымы түләү буенча физик затлар өчен уздырыла. Бу көнне җирле салым инспекциясенә мәгълүмат алу өчен
243 кеше килде. Сорауларның күпчелеге салым уведомлениеләре алу һәм андагы саннар мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Салым инспекциясе белгечләре акциядә катнашучыларга салымнарны түләү сроклары, түләү алымнары турында сөйләделәр, шулай ук милек салымы исәпләү тәртибе, гамәлдәге ставкалар һәм салымнардагы ташламалар турында консультацияләр дә бирделәр.
Бу көнне инспекциягә килгән һәрбер кеше үзенең салымнар буенча бурычы бармы-юкмы икәнлеген дә белеште. 100дән артык кеше исә "Личный кабинет налогоплательщика для физического лица" электрон сервисына кереп, үз кабинетын ачу мөмкинлеген алды.
Салым инспекциясе исегезгә төшерә: 2013 ел өчен милек салымын тү-ләү вакыты - 2014 елның 5 ноябренә кадәр. Чираттагы "Ачык ишекләр көне"
25 октябрьдә иртәнге сәгать 9дан алып, 18 сәгатькә кадәр уздырылачак.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: