Бөгелмә авазы

Салым хезмәте: заманча караш

Без һәммәбез дә эшмәкәрлеккә салым йөкләмәләре, салым салуның гаделлеге, бюджет акчаларын рациональ файдалану мәсьәләләренә карата төрле карашта торабыз. Шуңа да карамастан, салымнарны кичекмәстән түләргә кирәк икәнлеген дә аңлыйбыз. Чөнки хөкүмәт, аның гражданнары салымнар исәбенә яши һәм эшчәнлек алып бара. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф, полиция һәм янгынга каршы көрәш хезмәте, армия...

Салым закончалыклары, салым хезмәтенең эш формалары гел үзгәреп тора һәм камилләшә. Ул вакытында һәм намус белән салым түләүчеләрне борчымас өчен тоташ контрольдән читләшә бара, бу, үз чиратында, хәвеф-хәтәр зонасында булганнарны җентекле һәм нәтиҗәле тикшерергә мөмкинлек бирә.

Салым системасы моннан 22 ел элек төзелә башлый. СССР Министрлар Советының 76 нчы номерлы карары (1990 ел, 24 гыйнвар) һәм СССР Финанс министрлыгының 12а номерлы приказы (1990 ел, 21 февраль) белән Дәүләт салым хезмәте булдырыла.
Бүгенге көндә салым инспекциясе Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарына хезмәт күрсәтә. Егерме ике ел эчендә инспекция тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 60 миллиард сумнан артык салым акчасы кертелде. 2012 елның 9 аенда гына да төрле дәрәҗәдәге бюджетка 2,8 миллиард сумнан артык салым түләүләре җыеп бирелде. Шуның 1197 миллион сумы - республика казнасына.

Җирле хакимият белән бердәм эш йөртү, бюджетның керем өлешен тәэмин итүдә бергәләп эшләү салым органнары эшчәнлегендә мөһим элементларның берсе булып тора.

Салым органнары хезмәткәрләре өчен быелгы ел эштә приоритетларның үзгәрүе белән дә характерлы. Салым хезмәте, беренче чиратта, контрольлек итү белән шө-гыльләнүгә дә карамастан, ул көч структурасы сыман кабул ителергә тиеш түгел. Инспекция эшчәнлегенең ачыклыгын күтәрү, процедураларның сыйфатын арттыру, дәүләтнең салымнарны администрацияләүгә чыгымнарын кыскарту, халык өчен салымнар түләү процедурасын гадиләштерү салым сәясәтенең состав өлеше булып тора.

Реклама

Бүгенге көндә безнең гражданнар салым органнары хезмәтен заманча мәгълүмати технологияләр (Татарстан Республикасы буенча Федераль салым идарәсе сайты: www.r16.nalog.ru) нигезендә ала алалар. Бу сайт безнең салым түләүчеләргә өйдән чыкмыйча да салымнар буенча үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга (керемнәрне декларацияләү, салым вычетларын алу һ.б.) мәгълүматлар табарга ярдәм итә. Хәзер "Адрес вашей инспекции", "Узнай свой ИНН", "Получение выписки из ЕГРЮЛ/ЕГРИП через Интернет", "Заполнить платежное поручение", "Уплата госпошлины" һ.б. шундый 20дән артык интернет-сервис эшли. "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" дигәне исә шулар арасында иң популяры санала. Ул 2011 елның 19 октябреннән тулы көченә эшли башлады. Бу сервис физик затларга:
1) салымнар буенча бурычлар, яисә артык түләүләр;
- түләнгән салым суммасы;
- күчемсез милек (хуҗа булып торуның башы һәм ахыры, шулай ук бу объектларның салым характеристикасы) турында мәгълүматлар алырга;
2) һәркемгә үзенчә түләү документларын, салым уведомлениеләрен формалаштырып, компьютерда чыгарырга һәм алар буенча түләү операцияләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Якын киләчәктә перспективада шундый ук кабинетны юридик затлар өчен дә булдыру планлаштырыла.
Менә берничә ел инде оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр (финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып барган салым түләүчеләрнең 94 проценты) үзләренең отчетларын элемтәнең телекоммуникация каналлары буенча уңышлы гына тапшырып киләләр. Бу, үз чиратында, кәгазь әйләнеше дә кими дигән сүз. Элемтә каналлары аша документларны җибәрергә генә түгел (мәсәлән, чагыштыру актларын, шәхси счет турында белешмә һ.б.), алырга да мөмкин.

Үзгәрешләр булу сәбәпле, физик затлар быел беренче тапкыр буларак, 2011 ел өчен транспорт, җир, милеккә салымнарын 1 ноябрьгә кадәр түләделәр. НДФЛ буенча салымнан тотып калу өлешендәге үзгәрешләр дә күп гражданнарга кагыла. Ике һәм күбрәк балалы гаиләләргә стандарт салымының кайтарып бирү күләме артты. 2012 елдан бу сумма һәр балага 1000 сумнан 1400 сумга җитте.

Федераль дәүләт органна-рының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, дәүләт хезмәткәрләре санын киметү чаралары да үткәрелә. 2012 елның декабрендә Татарстан Республикасы буенча Россия территориаль финанс-салым органнарында структур үзгәртеп корулар булачак. Агымдагы елның 10 декабреннән Россия территориаль финанс-салым хезмәтенең 15 нче территориаль инспекциясе (Азнакай шәһәре, Азнакай, Баулы, Ютазы муниципаль районнары) безгә, ягъни 17 нче Бөгелмә салым инспекциясенә кушылачак. Шуңа да карамастан, бу районнарда физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтүдә бернинди үзгәрешләр булмаячак. Аларга элекке биналарда хезмәт күрсәтәчәкләр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: узган елда байтак эшләр башкарылды, алда салым органнары хезмәткәрләре белән салым түләүчеләр арасындагы бәйләнешне сыйфатлырак итү буенча тагын да зуррак эшләр һәм планнар тора. Салым инспекторы белән салым түләүче арасында ачыктан-ачык сөйләшү булдыру - бүгенге көн девизы.
Надежда АНДРЕЕВА,
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы
17 нче районара территориаль инспекциясенең теркәү,
исәп-хисап һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: