Бөгелмә авазы

Салмыш килеш руль артына утырсаң...

Бер тапкыр алган җәза 22 яшьлек егетне бер нәрсәгә дә өйрәтмәгән. Ул янә салмыш килеш руль артына утырган, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы. 2014 елның 15 августында бөгелмәле А. исерек килеш машина йөрткәне өчен 30 мең сум штраф түләгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Ләкин бу...

Бер тапкыр алган җәза 22 яшьлек егетне бер нәрсәгә дә өйрәтмәгән. Ул янә салмыш килеш руль артына утырган, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы.

2014 елның 15 августында бөгелмәле А. исерек килеш машина йөрткәне өчен 30 мең сум штраф түләгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Ләкин бу аңа аз тоелган, күрәсең. 2016 елның 23 декабрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре аны янә туктата. Тикшерү нәтиҗәсендә, руль артында утырган машина йөртүченең салмыш икәне ачыклана. Гражданин А. суд каршында үз гаебен тулысынча таныган. Бу аның очен җәзаны җиңеләйтүче шарт була. Суд кабаттан хокук бозучыга мәҗбүри 200 сәгать административ эш башкару җәзасы чыгара һәм 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә.

Суд карары әлегә гамәлгә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: