Бөгелмә авазы

Сакланган кеше – откан кеше

Тормыш-көнкүрешебезне электр приборларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Алар яшәү шартларын әйтеп бетергесез дәрәҗәдә җиңеләйтәләр. Шул ук вакытта тиешле саклык чаралары күрмәгәндә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә, шул ук приборларның фаҗигагә китерә торган чыганакка да әверелүе бар.

 
Юлия ШӘЙХЕТДИНОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда, түбәндәге таләпләрне истә тоту зарур:
суыткычны, башка электр приборларын юган чакта, лампочка, яисә предохранитель алыштырган вакытта квартирдагы гомуми выключательне сүндереп куегыз;
розеткаларыгыз ванна, раковина ти-рәсеннән мөмкин кадәр ераграк урнашкан булсын. Ваннада юынган чакта электр приборларын кабызып куймагыз, чөнки алар суга төшә калса, нәтиҗәсе бик аяныч булу ихтимал;
беркайчан да юешләнгән фен, яисә кырынгычтан файдаланмагыз;
приборны розеткадан шнурыннан тартып чыгармагыз (шнурның өзелүе, ә токлы чыбыкның ачык калуы мөмкин);
электр приборларының вилкалары ватыла калса, аларны изолента чолгап кына кулланырга ният итмәгез, тулысынча яңага алыштырыгыз;
үтүккә юеш кул белән тотынмагыз; кер үтүкләгәндә идәндә яланаяк басып тормагыз;
тоташтырылган үтүкне караучысыз калдырмагыз; эшне бетергәч, кайнар үтүккә шнурын чолгап куймагыз;
үтүккә пар өчен су салганда вилкасын розеткадан тартып алыгыз;
бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырмагыз: кыска ялганыш булып, янгын чыгуы ихтимал;
озайткыч шнурдан файдалангач, башта аны розеткадан ычкындырыгыз, аннары гына төреп куегыз;
электр чыбыкларының "шәрәләнгәнен" күрсәгез, шунда ук ремонтлагыз, вакытлыча гына тоташтырып куярга тырышмагыз. Алмаштыру эшен белгечкә тапшырыгыз;
электр үткәргеч чыбыкларны боргаламагыз, бәйләп-төйнәмәгез, ишек (тәрәзә, форточка) белән кысмагыз һәм шулай ук аларны су торбалары, җылылык батареялары артына яшермәгез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: