Бөгелмә авазы

Сак булыгыз – һава үзгәрә...

ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: көзге һәм кышкы чорда көн, ә димәк, якты вакыт та кыскара, шулай ук һава шартлары да еш үзгәреп торучанга әйләнә, яңгыр, кар яву, томан хәлне гаять кискенләштерә. Караңгыда, җитмәсә юл шартлары яхшы күренми торган томан, явым-төшемнәр вакытында руль артындагыларның аеруча уяу һәм...

 
Явым-төшем вакытында күрү мөмкинлеге чикләнү бер куркыныч булса, тәгәрмәчләрнең җиргә "берегү" мөмкинлеге түбән булу - икенче куркыныч. Ә томан вакытында бу куркынычлар тагын да арта. Томан, кагыйдә буларак, күз күремен ялгыштыра - объектка кадәр ара чынлыктагыдан ераграк, ә аларның тизлеге әкренрәк кебек тоела. Шуларны истә тотып, ТР Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә - гамәлләрегез юл һәм һава шартларына туры килерлек булмаса, фаҗига килеп чыгуы ихтимал. Узган ялларда гына да (10 - 12 октябрьдә) нәкъ менә шул сәбәпләр республикабыз юлларында 9 кешенең гомере өзелүгә сәбәп булган.
Бу чорда автомобильне көзге-кышкы юлларга әзерләү зур әһәмияткә ия булып тора. Моңа тырнак-чыгынтылар (шиплар) тезелгән тәгәрмәчләр дә керә. Һава температурасының кискен тирбәлеп торуы нәтиҗәсендә иртәнге һәм кичке якларда юл өсте тиз бозлавыкка әйләнә. Әмма автомобильгә бер үк вакытта ике төрле тәгәрмәч куярга ярамый - андый чакларда машинаның реакциясен белеп булмый. Кышкы һәм бар сезонга да яраклы шиннарның протекторы биеклеге кимендә 4 миллиметр булырга тиеш. Протектор тирәнлеге сай булса, машинаның тормоз юлы ике тапкыр озыная. Җәйге шиннарны кышын кулланганда да - шулай ук.
Машина йөртүче, юлның ниндилеген һәм күрү шартларын исәпкә алып, тизлекне дөрес сайларга, каршы хәрәкәт юлына чыкканда куркыныч маневрлар-
дан сакланырга тиеш. Мөмкин булса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юлдагыларны тагын бер кат уяу, чиксез игътибарлы булырга, сак йөрергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: