Бөгелмә авазы

Рөстәм Миңнеханов Италиягә эшлекле сәфәр башында Ломбардия Президенты белән очрашты

Татарстан Президентының Италиягә эшлекле сәфәре кысаларында зур эш программасы планлаштырылган. (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Италиянең Милан шәһәренә килде. Татарстан лидеры шунда ук Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашу өчен "Палаццо Ломбардия" хөкүмәт бинасына юнәлде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Татарстан...

Татарстан Президентының Италиягә эшлекле сәфәре кысаларында зур эш программасы планлаштырылган.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Италиянең Милан шәһәренә килде. Татарстан лидеры шунда ук Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашу өчен "Палаццо Ломбардия" хөкүмәт бинасына юнәлде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президентының 12-13 декабрьдәге Италиягә эшлекле сәфәре кысаларында зур эш программасы планлаштырылган.

Аерым алганда, Казанда күпфункцияле Little Ital комплексы һәм Татарстанда биопластиклар җитештерүче Bio Plastic заводы төзелеше буенча проектларны тәкъдим итү булачак.

Шулай ук бүген республика лидеры тәҗрибә уртаклашу һәм теле-радиокомплекс булдыру өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алышу максатыннан Mediaset телевизион үзәгендә булачак.

Моннан тыш, Татарстан Президентының Италия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы планлаштырылган.

13 декабрьдә Рөстәм Миңнеханов Италия компанияләре җитәкчеләре вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәк. Аерым алганда, VVOM компаниясе һәм V.Orlandi компаниясе топ-менеджментлары вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару көтелә.

Ломбардия сәнәгатьчеләре ассоциациясендә әлеге оешма президенты Карло Бономи белән очрашу булачак, "Италия - Татарстан" эшлекле форумы узачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Pirelli компаниясенең Инжиниринг үзәгендә булачак.

Ломбардия - Италия өлкәсендә сәнәгать үсешендә шактый алга киткән төбәк. Биредә илнең эчке тулаем продуктының 22 проценты тупланган. Өлкәнең 40 процент сәнәгать продукциясе экспортка чыгарыла. Ломбардиядә Италиядә эшләүче чит ил компанияләренең 47 проценты тупланган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/12/154170/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: