Бөгелмә авазы

Рояльгә урын табылырмы?

Муса Җәлил урамының 38нче йортына тышкы яктан карасаң, сәнгать учагы икәнен аңламассың да.

Таушалган бинаның инде эчке ягы да шундый ук хәлдә дип әйтсәк, һич ялгыш булмас. 2нче балалар сәнгать мәктәбенә  ярдәм кирәк булуына шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән килеп күреп инанды. “Төзелеш мохите” кысаларында ул шәһәрдә барган хәлләр белән танышып чыкты.

2нче балалар сәнгать мәктәбенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырылган бүләк – рояльгә урын табуы авыр булган. Икенче катта концерт залы дип аталган кечкенә бүлмәгә алып керү турында сүз дә булмаган. Биредә эшләүчеләр бу бинаның мөмкинлекләре чикле булуын яхшы аңлый, шуңа күрә яңа уен коралы беренче каттан ары күтәрелә алмаган.

Бина 1962 елда төзелгән, Совет власте чорында биредә “Чайка” дип исемләнгән яшүсмерләр клубы урнашкан булган. 56 ел буе балалар тәрбияләгән бу бина бүген инде бик “авыр хәлдә”. Түбәдән су ага, идәннәр ныклыгын югалта, түшәм, стеналардагы акбур да төшәм-төшәм дип кенә тора.

2нче балалар сәнгать мәктәбендә 138 бала сәнгать өлкәсендә белем ала. Күпсанлы балага мәдәни тәрбия бирүче учак бүген ярдәмгә мохтаҗ. Аны – я җитди ремонт үткәрергә, я башка бинага күчерергә.

Бу сорау ачык кала. Мәктәпне башка бинага күчерү турында уйлыйбыз. Төгәл карар әлегә кабул ителмәде. Барлык шартларны карап, үлчәп эш итәргә кирәк. Һәрхәлдә, безнең балалар уңайсызлык кичерергә тиеш түгел, – дип белдерде шәһәр мэры Линар Закиров.

Шуннан соң Орша дивизиясе урамындагы 24, 26 һәм 28нче йортларда барган капиталь ремонт белән танышты. Биредә эшләр планнан калышмыйча башкарылып килә. Шәһәр мэрын борчыган иң зур сорау ул – түбә ябу. Чөнки узган ел кайбер подрядчы оешмалар һава шартларын анализламыйча, түбә ачып ябуга керешкән һәм оттырган. Ачу белән яңгырлар башланган һәм соңгы катта яшәүче кешеләрнең фатирларына зыян китергән. “Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел”,  – дип, шәһәр мэры кат-кат кисәтте.

Һава торышы еш кына планга үз үзгәрешләрен кертә. Кайбер төр эшләргә керешү вакытын тоткарлый. Шуңа да карамастан, без график буенча барабыз, ә кайбер объектларда хәтта алга китеш тә бар. Планлаштырылган эшләрне без инде 70 процентка үтәдек, – дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: