Бөгелмә авазы

Россиянең баш баләсеннән ничек котылырга?..

Нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә 11 сентябрьдә Аеклык бәйрәме билгеләп үтелә башлауның 100 еллыгына багышланган тантаналар булып узды.

Наталья КЛЮЕВА,
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Бик күпләр гаҗәпләнер мөгаен, әмма узган гасыр башында Россиянең Европада иң аз эчә торган ил булуы хак. 1906 - 1910 елларда, җан башына бүлеп исәпләгәндә, исерткечне елына күпме куллануга карап төзелгән исемлеккә кертелгән 15 ил арасында безнекеләр 12 нче урында гына булган. Бүген исә бездә эчкән эчемлек җан башына (яңа туган сабыйларны да, картларны да кертеп) 18 литрдан артып китә, ә ул чорда һәрбер россияле исәбенә 3,5 литр алкоголь туры килгән. Шулай булуга да карамастан, 1912 елда ук инде эчкечелекнең авыр проблема икәнлеген аңлаган аеклар җәмгыятенең беренче корылтае булып узган. Аеклык бәйрәме исә беренче тапкыр 1913 елның 28 апрелендә билгеләп үтелгән, анда 230дан артык җәмгыять-оешма катнашкан. Шул ук елны император Указы белән 11 сентябрь Аеклар бәйрәме дип игълан ителгән, бу көнне барлык губернияләрдә һәм шәһәрләрдә, эчкечеләрнең терелүен сорап, дога кылганнар, чиркәүләрдә тәре йөртүләр оештырылган, эчкечелек хастасыннан иза чигүчеләрне дәвалау өчен хәйрия акчасы җыйганнар.
Ә инде 1914 елда, беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан, патша Указы белән илдә барлык төр алкогольле продукция җитештерү тыела. Россия, шулай итеп, "аеклык" законына нигез салучы да булып тора. Бу закон 1925 елга кадәр үз көчендә була.
Шунысы игътибарга лаек, Казан губерниясе, хәзерге Татарстан кебек үк, Казан аеклар җәмгыятенең эшләренә күрә, илдә генә түгел, чит төбәкләрдә дә уңай дан алган була. Бу җәмгыять 1892 елдан 1917 елга кадәр эшли. Үзе эшләгән дәвердә Казан аеклар җәмгыяте ике ашханә һәм чәйханә, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым приютлар, караучысыз калган балалар өчен приют, түләүсез китапханә һәм, Россиядә беренче булып, алкоголикларны дәвалау өчен махсус хастаханә ача.
Әлмәттәге Яшьләр үзәгендә узган форумда җыелган халык каршында болар хакында Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе иерее Андрей Дмитров сөйләде. Әмма әлеге чара дини юнәлештә генә узды дип уйламагыз. Аны Әлмәт муниципаль районының Яшьләр эшләре бүлеге, "Трезвый Альметьевск" һәм яшүсмерләрнең "Саулык" клублары оештырган иде.
Алкоголизм бүген Россиядә "проблема № 1" булып санала. Безнең ил балалар алкоголизмы буенча да дөньяда беренче урында тора: исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләрнең яше соңгы елларда 12 яшькә кадәр яшәрде. Шуңа күрә дә тәмәке, алкоголь һәм башка наркотиклар кулланудан тулысынча азат булган аеклар бәйрәменә шәһәрнең махсус урта белем бирү йортларында укучылар, югары уку йортлары студентлары да чакырылган иде. Алар өчен "Трезвый Альметьевск", яшүсмерләрнең "Саулык" клублары, Әлмәтнең медицина профилактикасы үзәге вәкилләре мәгълүмати-агарту чаралары оештырды. Пропаганда исә шәһәр уку йортларындагы талантлы студентларның төрле чыгышлары: шигырь уку, җыр, бию композицияләре белән үрелеп барды.
Бәйрәм истә калырлык тәэсирле үтте. Чара ахырында педагогик коллективларда профилактика эшләре алып барган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, аек шәһәр һәм аек җәмгыять образын формалаштыруда тырышлык күрсәткән, аеклар клубы эшчәнлегенә теләктәшлек иткән һәм
Россия белән Татарстан Рес-публикасы аеклар хәрәкәте эшендә актив катнашкан кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: