Бөгелмә авазы

Россиядә Гражданнар оборонасы оешуга – 85 ел

Ел саен 4 октябрьдә Гражданнар оборонасы үзенең "туган көн"ен билгеләп үтә. Быел аның оешуына 85 ел тулды. Бу уңайдан бөтен республикабыз оешмаларында, учреждениеләрендә, предприятиеләрдә өйрәнүләр, күнегүләр узды, мәктәпләрдә, мәгариф оешмаларында гадәттән тыш хәлләрдән саклануга багышланган ачык дәресләр узды. Ә 4 октябрь көнне ТР Гражданнар Оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы...

Ел саен 4 октябрьдә Гражданнар оборонасы үзенең "туган көн"ен билгеләп үтә. Быел аның оешуына 85 ел тулды. Бу уңайдан бөтен республикабыз оешмаларында, учреждениеләрендә, предприятиеләрдә өйрәнүләр, күнегүләр узды, мәктәпләрдә, мәгариф оешмаларында гадәттән тыш хәлләрдән саклануга багышланган ачык дәресләр узды. Ә 4 октябрь көнне ТР Гражданнар Оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне булды: укучы балалар гражданнар оборонасы тарихы, янгын чыккан очракларда, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында документаль фильмнар карадылар, противогазлар белән таныштылар, янгын сүндерү частенда экскурсиядә булдылар. Моннан тыш гомуми белем бирү учреждениеләрендә, Россия Гражданнар оборонасы оешуга 85 ел тулуга багышланган махсус дәресләр үтте. Юбилейга багышланган чаралар 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тарихка күз салсак...

Гражданнар оборонасының оешу тарихы 1932 елның 4 октябренә барып тоташа. Һава һөҗүменә каршы җирле оборона (МПВО) оештырылган көн башта - Бөтенсоюз, аннары СССР Гражданнар оборонасы көне булып санала башлый.

Оешманың төп бурычлары түбәндәгеләрдән тора:

- һава һөҗүме һәм куркыныч беткәнлек турында халыкка вакытында хәбәр итү;

- торак пунктларны, халык хуҗалыгы объектларын дошманга күренмәслек итеп яшерү - маскировать итү, бигрәк тә - яктылык күренмәслек итеп;

- һава һөҗүменнән соң булган нәтиҗәләрне, шул исәптән агулы матдәләр куллану очракларының зарарын киметү-бетерү;

- халык өчен бомбадан һәм газ һөҗүмнәреннән саклану урыннарын әзерләү; - һава һөҗүменнән зыян күрүчеләргә - беренче медицина һәм табиб ярдәме, зыян күргән терлекләргә ветеринария ярдәме күрсәтү;

- куркыныч янаган районнарда җирле хакимият органнары һәм һава һөҗүменә каршы җирле оборона оешмасы тарафыннан билгеләгән режимны саклауны тәэмин итү.

Әлеге бурычларны җирле хакимият органнары һәм халык хуҗалыгы объектлары көче һәм средстволары белән тәэмин итү карала. Һава һөҗүменә каршы оборона системасының атамасы да менә шуннан чыга.

РСФСР Министрлар Советының махсус карары нигезендә, 1951 елның августыннан башлап, безнең Бөгелмә шәһәре дә МПВО шәһәр-пунктлары исемлегенә кертелә. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр башкарма комитетында МПВО хезмәте штабы начальнигы вазифасы булдырыла.

Һава һөҗүменә каршы җирле оборона оешмаларына илдәге барлык халыкны һава, атом-төш, химик һәм бактериологик һөҗүмнәрдән саклауга әзерлекне оештыру бурычы йөкләнә.

1961 елның 13 июлендә СССР Гражданнар оборонасы турындагы Нигезләмә кабул ителә. СССР Гражданнар оборонасының беренче начальнигы итеп илнең оборона министры урынбасары Советлар Союзы маршалы Василий Иванович Чуйков билгеләнә.

Территориядә төрле профильдәге сәнәгать предприятиеләренең күплеген, гражданнар оборонасының югары дәрәҗәдә оештырылган булуын истә тотып, 1970-80 нче елларда республикада берничә тапкыр киңкырлы тирәнтен өйрәнүләр уза. Аларның максаты халыкны һәм промышленность потенциалын күмәк зыян китерү кораллары тәэсиреннән саклау юлларын яхшырак өйрәнү, төрле нәтиҗәле ысулларны үзләштерү була.

Узган гасырның сиксәненче елларында гражданнар оборонасының үз эшчәнлеген хәрби вакыт режимы белән генә чикләп кала алмаганлыгы тәгаен ачык була инде.

Республикада башкарма властьның бердәм системасын ныгыту, дәүләт идарәсе системасын тәртипкә китерү, гадәттән тыш хәлләрне алдан белү, аны булдырмау чараларын күрү, була калган очракта, зыянны мөмкин кадәр киметү, аларның нәтиҗәләрен бетерү, хакимият органнарының экстремаль шартларда тиз һәм эффектлы эшләвен тәэмин итү максатында, 1995 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 135 нче Карары нигезендә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты оештырыла. Соңрак, 1996 елның 25 апрелендә ул, ТР Дәүләт Советының 527 нче карары белән "Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы" дип үзгәртелә.

Наталья ДМИТРИЕНКО,

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы начальнигы.

Фотолар - филиал фондыннан.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: