Бөгелмә авазы

Ризыкларның төсләренең сере

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз - көч өсти,...

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар.

Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә.

Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз - көч өсти, энергия һәм оптимизм бирә. Буыннарны хәрәкәтчән итә, мускулларны тыгызлата. Кызгылт-сары (ут төсе, иң кайнар төс) - әфлисун, өрек, кишер - кәефне күтәрә, матдәләр алмашынуын, кан йөрешен яхшырта, тирегә һәм азык эшкәртүгә яхшы йогынты ясый.

Сары (иң җиңел төс) кавын, ананас - сәламәтлек төсе, депрессияләрдә һәм неврозларда ярдәм итә.

Яшел (кызылның капма-каршысы, димәк, тынычландыручы төс) - алма, аш тәмләткечләр, борчак - тискәре эмоцияләрне юк итә, йоклап китәргә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

Зәңгәр (кызгылт-сарыга капма-каршы, иң салкын төс) - суүсемнәр, кара җиләк, бөрлегән - йөрәк тибешен тынычландыра, кан басымын төшерә, эчәк эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә.

Шәмәхә (сарыга капма-каршы, иң авыр төс) - виноград, слива - күз күрүен яхшырта, шомланулардан тынычландыра. Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: