Бөгелмә авазы

Рәхмәт ишетүе рәхәт

Барлык "Бөгелмә авазы"н укучы әбунәчеләребез исеменнән газета хезмәткәрләренә һәм календарьны әзерләүдә, аны бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА, мәгариф ветераны. Бөгелмә шәһәре. Менә ике ел рәттән инде "Бөгелмә авазы" безне бик тә олылады - өйләре-безгә нур сибеп, стеналарда мөселман календаре эленеп тора. Аңа күз салган...

Барлык "Бөгелмә авазы"н укучы әбунәчеләребез исеменнән газета хезмәткәрләренә һәм календарьны әзерләүдә, аны бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама


Менә ике ел рәттән инде "Бөгелмә авазы" безне бик тә олылады - өйләре-безгә нур сибеп, стеналарда мөселман календаре эленеп тора. Аңа күз салган саен яраткан газетабызның шушындый изге гамәле безне сөендерә.
Мөхтәрәм газета укучылар, алга таба да "Бөгелмә авазы"ның тиражын арттырып торыйк, эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, ә газета хезмәткәрләренә эш сукмакларында ил-көн тормышыннан булган кызыклы темалар еш очрап торсын.
Редакциядән. Матур, җылы сүзлә-регезгә рәхмәт, Мөбәширә апа. Бу араларда газета телефонына шылтыратып, календарь өчен рәхмәт әйтүчеләр байтак булды. Шушы игелекле гамәлне оештырган өчен "Бөгелмә авазы" газетасы җитәкчелегенә (мөхәррире - Руслан Җәләев), Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтенә (имам-мөхтәсибе - Рөстәм хәзрәт Хәйруллин), календарьны бастыруда матди ярдәмнәрен күрсәткән Әбделхәеровлар гаиләсенә зур рәхмәтләрен әйттеләр һәммәсе.
"Каян тапканнар бу иске мәчет фотосурәтен? - дип гаҗәпләнде актив газета укучыбыз Альбина Нариманова. - Ул шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбе белән "Ателье мод" арасында урнашкан иде. Узган гасырның 70 нче еллары башында бугай бөтенләй җимереп бетерделәр мәчетне. Ул вакытта аның манарасы юк иде инде, әлбәттә. Кечкенә булсам да, жәлләп басып карап торганымны бүгенгедәй хәтерлим әле". Менә бит, кайбер газета укучыларыбыз, календарьга карап, хатирәләрен дә яңарткан икән. Ә икенче бер әбунәчебез рәхмәтен җиткереп: "Сагынып көтеп алдык без аны, - диде. - Чөнки бу күркәм календарьны Бөгелмәдә генә түгел, Казандагы туганнарым да бик көтә иде инде".
Әйе, рәхмәт ишетүе бик тә рәхәт икән, җәмәгать. Ә сезнең барыгызга да, мөхтәрәм газета укучыларыбыз, яңа елда да безнең белән калганыгыз өчен зур рәхмәт. Бергә булсак, югалмабыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: