Бөгелмә авазы

Рәхим ит интернетка!

Интернет тормышыбызга торган саен тирәнрәк үтеп керә, яшәешнең төрле өлкәләрен киңрәк колачлый бара. Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин. Паспорт алу Электрон гаризаны, эш, ял, бәйрәм көннәренә карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди компьютер, планшет, телефон аша җибәрергә була. Электрон хөкүмәт сервисларыннан...

Интернет тормышыбызга торган саен тирәнрәк үтеп керә, яшәешнең төрле өлкәләрен киңрәк колачлый бара. Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин.

Паспорт алу

Электрон гаризаны, эш, ял, бәйрәм көннәренә карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди компьютер, планшет, телефон аша җибәрергә була.

Электрон хөкүмәт сервисларыннан файдалану өчен башта теркәлергә кирәк, ягъни гражданин gosuslugi.ru порталында үзенең "Личный кабинет"ын (шәхси кабинет) булдыра. Моның өчен теркәү анкетасын тутырырга, е-mail адресын, мобиль телефонының номерын, СНИЛС һәм ИНН саннарын дөрес итеп язарга, тикшертергә, почта аша порталдагы исәп язуын активлаштыру коды язылган заказлы хат килгәнне көтәргә тиеш.

"Шәхси кабинет"та теркәлгәннән соң электрон вариантта үзеңнең "Шәхси кабинет"ыңны эшләтеп җибәрү өчен СНИЛС номерын һәм порталда теркәлгәннән соң алган парольне кертәсе. Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге дәүләт ведомстволары исемлегеннән үзеңә кирәкле дәүләт хезмәтен табасың.

Хәзерге вакытта анда түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә: РФ гражданинына яңа үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерү; эчке паспортны рәсмиләштерү; 20, 45 яшьтә паспортны алмаштыру; яшәү урынында, яисә килгән җирдә исәпкә басу.

Дәүләт хезмәтләреннән электрон төрдә файдалануның өстенлекләре күз алдында: электрон юл белән гариза биргәндә, чит ил паспортын алу хезмәтен генә санамаганда, гражданин нибары бер тапкыр гына бара; паспорт өчен фотога төшкәндә, кабул иткәндә чиратта өстенлек бирелә; гаризасы буенча эш ничек бару турында гражданин хәбәрдар булып тора; кабул итү вакыты клиент өчен уңай вакытка билгеләнә.

2016 елның ноябрь аенда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша 80 тапкыр хезмәт күрсәтелгән, шуларның 40ы - яңа үрнәктәге чит ил паспорты, 23е РФ гражданины паспорты алган, 17 кеше урында теркәлгән.

Машинаны теркәү

Дәүләт автоинспекциясе бүлеге дә "Шәхси кабинет"та теркәлгән һәм аның аша электрон гариза биргән гражданнарга авто һәм мототранспорт чараларын, аларга тагылма җайланмаларны (прицеп) теркәү, транспорт йөртү таныклыгын алу, яисә алыштыру өчен алдан язылу хезмәтләрен күрсәтә. Шулай ук квалификация имтиханнарын тапшыру, административ хокук бозулар турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә бар. Соңгысы турында белешү өчен "Шәхси кабинет"ка кереп, таныклык сериясен, машинаның номерын күрсәтеп, эзләү формасын тутырырга кирәк. Штраф квитанциясен дә рәсмиләштереп алырга була. Интернет аша министрлыкның мәгълүматлар базасыннан транспорт чарасын тикшертергә мөмкин. Монысы тотылган машина сатып алганда бик мөһим - аның үткәне, таможняда проблемалары юкмы, залог итеп куелмаганмы икәнлеге һ.б. турында мәгълүматларның дөрес булуы зарур. ЮХИДИ интернет сайты ярдәмендә автомобильне болай тикшерү өчен "Проверка автомобиля" бүлегенә керергә кирәк, идентефикация номерын (vin-номер) күрсәтеп, бер үк вакытта аның эзләүдә түгелме икәнлеген дә ачыклап була.

Дәүләт хезмәтләреннән интернет мөмкинлекләре аша файдаланганда, вакытыгыз янга кала; дәүләт органында булган документларны барлап, күрсәтеп торасы булмый; хезмәтне үзегезгә уңайлы вакытта алу мөмкинлеге бирелә; коррупцион гамәлләргә юлыгу ихтималы кими һ.б.

2016 елда Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегеннән хезмәт күрсәтүне сорап гариза биргән 14 меңнән артык кеше "электрон чират"тан файдаланган.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: