Бөгелмә авазы

РФ Президент актларында – үзгәрешләр

2017 елның 19 сентябрендә РФ Президенты "Коррупциягә каршы торуга кагылышлы законнарны саклауга контрольне көчәйтү максатында, Россия Федерациясе Президентының кайбер хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 431 нче санлы Указны имзалаган иде. Закондагы яңа үзгәрешләр нигезендә, хәзер дәүләт хезмәткәрләре хисап чорында төзелгән килешүләр нәтиҗәсендә түләүсез тапшырган күчемсез милек, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләре...

2017 елның 19 сентябрендә РФ Президенты "Коррупциягә каршы торуга кагылышлы законнарны саклауга контрольне көчәйтү максатында, Россия Федерациясе Президентының кайбер хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 431 нче санлы Указны имзалаган иде.

Закондагы яңа үзгәрешләр нигезендә, хәзер дәүләт хезмәткәрләре хисап чорында төзелгән килешүләр нәтиҗәсендә түләүсез тапшырган күчемсез милек, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләре турында мәгълүматлар тапшырырга тиешләр. Мәсәлән, бүләк итү, мирас итеп калдыру килешүләре нәтиҗәсендә шундый гамәлләр эшләнергә мөмкин. Әлеге Указда тиешле бүлек дәүләт хезмәткәрләренең керемнәр, чыгымнар, милек-мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмә формасына кертелгән.

Шулай ук коррупциягә каршы күрелә торган чаралар кысаларында, кредит оешмаларына, РФ салым һәм Росреестр органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы җаваплы затларның исемлеге дә арттырылган. Хәзер әлеге органнарга федераль дәүләт органнары территориаль бүлекләренең махсус вәкаләтле җитәкчеләре, РФ субъектлары прокурорлары, аларга тиңләштерелгән махсуслашкан прокуратура прокурорлары да керә.

Рамил ТАҖИЕВ,

Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: