Бөгелмә авазы

Республиканың үрнәк гаиләләре

Татарстан Республикасы көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Тантаналы кабул итүгә республиканың муниципаль районнарыннан, төбәкнең эре шәһәрләреннән, шулай ук Казаннан 51 гаилә чакыру алган. Катнашу бәхете Бөгелмәдән Измайловлар Иршат Рәшит улы һәм Нина Николаевна гаиләсе дә алды.

Измайловлар гаиләсе рухи кыйммәтләрне саклау һәм үз һөнәрләренә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып тора. Иршат Измайлов җилкәсендә зур хезмет юлы. Ул балалар хастаханәсе хирургыннан алып, үзәк район хастаханәсе баш табибы дәрәҗәсенә ирешкән кеше. Аның һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә югары бүләкләр һәм исемнәр белән билгеләп үтелгән. Аерым бүләкләр арасында “Гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы” медале дә бар. Хәзерге вакытта Иршат Рәшит улы пенсиядә, “Бөгелмә районы ветераннар Советы” иҗтимагый оешмасын җитәкли.

 

Нина Измайлова район үзәк хастаханәсе баш табибының педиатрия ярдәме буенча урынбасары булып эшли, медицина фәннәре кандидаты. Аның һөнәри эшчәнлеге республика һәм муниципаль дәрәҗәдә бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Үз һөнәренә абсолют тугрылыктан тыш, Нина Николаевна бик сизгер һәм ярдәмчел кеше һәм үз гаиләсе өчен ышанычлы таяныч булып тора.

Ирле-хатынлы Измайловлар һәрвакыт актив гражданлык позициясендә торалар. Бай профессиональ һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге гаиләдә җылы мөнәсәбәтләрне саклап калырга һәм балаларны лаеклы итеп тәрбияләргә комачауламаган. Измайловлар гаиләсенең аерым горурлыгы – балалары һәм ике оныклары. Кызлары Лилия – әти-әниләрнең хезмәт династиясен дәвам итүче, Бөгелмәдә офтальмолог булып эшли. Оныгы София “Созвездие–Йолдызлык” республика яшьләр фестивалендә “Тамчылар” вокаль ансамбле составында күп тапкырлар призер булган. Уллары Марат “Лукойл-Көнбатыш Себер” ҖЧҖдә эшли.

Битараф булмау, җаваплылык, һөнәри осталык кебек мөһим сыйфатларга ия булып, ирле-хатынлы Измайловлар – хезмәттәшләре һәм шәһәр халкы арасында абруй һәм хөрмәт казанган шәхесләр.

 

Марина СӘГЫЙТОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: