Бөгелмә авазы

Республикада сугыш ветераннарын яңача тәбрикләп булачак

Татарстан шәһәрләрендә котлау һәм теләкләр язу өчен махсус баннерлар куелды.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Татарстан шәһәрләрендә котлау язу өчен махсус баннерлар куелды. Республикада яшәүчеләр анда Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлауларын һәм теләкләрен яза алалар. Баннерлар “Бердәм Россия" партиясе активистлары тарафыннан урнаштырыла, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Баннерлар кеше күп була торган урыннарда, әйтик шәһәр яны тимер юл вокзалларында, күмәк чаралар үткәрү урыннарында урнаштырыла. Мондый "Котлау такталары" шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләре паркларына да куелачак. Барлыгы якынча 15 баннер булачак.

Җыелган котлауларны туплап, электрон вариантын Татарстан Республикасы Милли архивына тапшыру планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: