Бөгелмә авазы

Республикабызда “Җәяүлеләр юлы” дигән профилактик чаралар уза

Җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына эләгеп имгәнү, зыян күрү очракларын киметү максатында, 10 - 19 октябрьдә республикабызда "Җәяүлеләр юлы" дигән профилактик чаралар уза. Җәяүлеләрнең юл казаларына тару очраклары бик еш булып тора һәм бу бик җитди борчылу тудыра. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләр тапталуның 1 233 очрагы теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә 78...

Җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына эләгеп имгәнү, зыян күрү очракларын киметү максатында, 10 - 19 октябрьдә республикабызда "Җәяүлеләр юлы" дигән профилактик чаралар уза.

Җәяүлеләрнең юл казаларына тару очраклары бик еш булып тора һәм бу бик җитди борчылу тудыра. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләр тапталуның 1 233 очрагы теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә 78 кешенең гомере өзелгән, 1 194 кеше тән җәрәхәтләре алган. 433 очрак нәкъ менә җәяүлеләр йөри торган урыннарда булган. Руль артындагыларның гаебе белән аларда 13 кеше гомере белән хушлашкан, 450 кеше имгәнгән. Һәр өченче очракта җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында кимчелекләр булганлыгы да ачылды. Көзге-кышкы чорда юл билгеләре бөтенләй диярлек күренмәс хәлгә җитә.

Профилактика ункөнлегендә ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны киметү максатын да күздә тотып эш итәчәкләр. Шул исәптән, торак пунктлардан читтә караңгы вакытта йөрергә туры килгәндә яктылыкны кире чагылдыра торган элементлары булган киемнәр кию пропагандаланачак. Моннан тыш җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр юлларын, тротуарларын, җәмәгать транспорты тукталышларын һ.б.) карап тотуга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү күздә тотыла.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: