Бөгелмә авазы

Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә юбилей кичәсе уздырды

Артистны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясады. (Казань, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды. Бу турыда Россиядә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада Совет заманы...

Артистны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясады.

(Казань, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды. Бу турыда Россиядә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада Совет заманы һәм дөнья хитлары яңгыраган: «Королева красоты», «В краю магнолий», «Листья желтые», Besame Mucho, «Старый клен», «Темная ночь», «Ария Мистера Икс» һ.б.

Ренат Ибраһимовны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Анатолий Ярмоленко, Марат Бәшәров, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, "Тенора 21 века" арт-төркеме, "Домисолька" балалар ансамбле чыгыш ясаган.

Кремль фойесында Ренат Ибраһимовның архив фотоларыннан күргәзмә эшләгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/02/157231/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: