Бөгелмә авазы

Редисның файдасы...

Редис майларны тарката, организмнан зыянлы холестеринны чыгара. Подагра, шикәр чиреннән тилмерүчеләр өчен файдалы.

Салатка кушканда, ул майлы ризыкларны тизрәк үзләштерергә ярдәм итә .Редис  согы ашканайту эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта. Ул симерүдән саклый, ябыгырга булыша.  

Редисның  яфраклары да витаминнарга бай. Аны турап, салатка куша аласыз. Озак сакланган редисның файдалы үзлекләре калмый, анда зыянлы крахмал туплана башлый.

Ач карынга редис ашарга ярамый, ул гастрит, ашказаны җәрәхәте, панкреатиттан тилмерүчеләргә зыянлы.

Чыганак: “Ирек мәйданы” газеты.

Фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: