Бөгелмә авазы

Равил Шәрәфиев тамашачыга нәфис сүз кайтачагына ышана

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды. (Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкка хәзер нәфис сүз кирәкми кебек тоелса да, бу вакытлы күренеш дигән фикердә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев. "Халыкка нәфис сүзнең нәфисе кирәкми, бераз ямьсезрәк...

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкка хәзер нәфис сүз кирәкми кебек тоелса да, бу вакытлы күренеш дигән фикердә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев.

"Халыкка нәфис сүзнең нәфисе кирәкми, бераз ямьсезрәк сүзләр кирәк, - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Әнгам Атнабаев шигырен укырга килгәч. - Сүз хәзер корпоративта сөйләнә башлады, ә анда сүзнең нәфисе кирәкми. Ашап утырган кешегә чүт кенә оятсызрагы да ярый. Нәфис сүз сөйләсәң, син үзең дә кирәкмисең".

"Безнең заманда бөтен кеше шигырь укый иде. Студент елларында классик әсәрләрдән өзекләр уйнап йөрдек. Йотылып карыйлар иде. Без тамашачыны үзебез боздык, - дип дәвам итә ул. - Мин тамашачының зәвыгын тәрбияләргә дигән әйбер белән килешмим. Аны бозмаска гына кирәк. Ул тәрбияле туа. Боздык та хәзер тәрбияләргә калдык".

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды - татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыйлар. Проектта Равил Шәрәфиев та катнаша. Ул Әнгам Атнабаевның "Унбиш яшьтәш үстек" исемле шигырен укыды.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/06/157480/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: