Бөгелмә авазы

Рамазанов Илмирның иҗаты

Агачтан соңгы яфрак өзелеп төште....... Башта ул иптәшләренең уйный-уйный очуларына кызыгып карап торды. Бердәнбер көнне ботакта үзенең генә калуын күрде. Көчле җилләр иссә дә, аны өзеп алырдай көч табылмады. Яфрак ялгызлыкны авыр кичерде, чөнки аның иң яхшы дуслары аста, җил искән саен, бөтерелеп уйныйлар иде. Кинәт ул үзенә таба килүче...

Агачтан соңгы яфрак өзелеп төште.......

Башта ул иптәшләренең уйный-уйный очуларына кызыгып карап торды. Бердәнбер көнне ботакта үзенең генә калуын күрде. Көчле җилләр иссә дә, аны өзеп алырдай көч табылмады. Яфрак ялгызлыкны авыр кичерде, чөнки аның иң яхшы дуслары аста, җил искән саен, бөтерелеп уйныйлар иде. Кинәт ул үзенә таба килүче малайны күрде. Яфрак малайны таныды! Бу бит яз көне агачлар чәчәк аткан вакытта әтисе белән килгән малай, дип уйлап алды яфрак. Алар һәр агачның яшь яфракларын, чәчәкләрен фотога төшереп йөргәннәр иде ул чакта. Бу юлы да малай үзенең дүрт аяклы дусты белән туп- туры ялгыз яфраклы агачка таба юнәлде. Яфрак шулкадәр шатланды, як-якка чайкалды да, өзелеп китеп, җилдә очып әйләнә башлады. Эт һау-һаулап яфракны куып китте. Көзге яфракларның кыштырдавыннан рәхәт табып, менә алар кайту юлына борылдылар.

Кайткач, юыну бүлмәсенә уздылар. Чү! Бу нәрсә? Эт аягына ябышып, соңгы шаян яфрак ияреп кайткан иде. Әйтерсең озын салкын кышны дуслары белән кышларга уйлаган. "Сары яфрак сагышы турында шигырь язарга кирәк булыр әле", -- дип уйлап алды Кәрим һәм аны сак кына китап эченә салып куйды.

Ә тышта беренче кар бөртекләре оча иде.

Рамазанов Илмир,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 7 "а" сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: