Бөгелмә авазы

Радик ЗӘБИРОВ: “Татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары: чишү юллары һәм перспективалары”

2014 елның 24 июнендә ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында, Бөтендөнья Татар Конгрессы белән берлектә, "Татар торак пунктлары һәм мәхәлләләре: тарихы һәм яңарыш проблемалары" дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә Бөгелмә "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее" директоры, "Татарлар мирасы" хәйрия фонды җитәкчесе Радик Зәбиров та катнашты....

2014 елның 24 июнендә ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында, Бөтендөнья Татар Конгрессы белән берлектә, "Татар торак пунктлары һәм мәхәлләләре: тарихы һәм яңарыш проблемалары" дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә Бөгелмә "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее" директоры, "Татарлар мирасы" хәйрия фонды җитәкчесе Радик Зәбиров та катнашты. Аның доклады татарлар тарихын "Дин-Тарих" концепциясе кысаларында гамәли өйрәнү проблемаларына багышланган иде. Без аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Күптән түгел ачылган "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее"ның эшчәнлеге татарлар тарихын һәм мәдәниятен, аның проблемаларын һәм перспективаларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге булдыруга юнәлдерелгән гаять зур проектның бер өлеше генә булып тора. Хәзерге вакытта без, һөнәри югарылыкта һәм максатчан рәвештә, элекке Бөгелмә өязенә кергән татар авылларының тарихын торгызу өстендә эшлибез.

Әлбәттә: "Без моның белән ни өчен шөгыльләнәбез соң?" - дигән сорау туа. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди, бу сорауга җавап биреп, болай ди: "Барлык халыкларның да үзләре өчен кадерле булган, изге саналган әйберләре бар. Бу әлеге халыкның теленең, туган әдәбиятының һәм милли мәктәпләренең яшәеше". Безнең бурыч - менә шуларның барысын да саклап калу.

Милләт бөтенлеген тәэмин итүче билгеләр арасында Җамал Вәлиди тел, дин, килеп чыгыш, традицияләрне һәм ватанның уртаклыгын атый. Җ. Вәлиди милләтне саклап калу нигезләренең һәркайсысын түбәндәге тәртиптә карый: 1) тел; 2) дини инану; 3) ватан; 4) кан кардәшлек; 5) йолалар һәм традицияләр. Ул тел һәм диннең аеруча мөһимлегенә басым ясый. Тел - алгарышның төп коралы һәм бер мәдәниятнең икенчесеннән зуррак урын алып торуының күрсәткече ул. Шуңа күрә, милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм чит мәдәнияттә эреп югалмас өчен, милләт үз телен катнашмалардан һәм өстенлек итүче тел алынмаларыннан сакларга тиеш. Нәкъ менә тел берәмлеген саклау гына этносны, аның динен, мәдәниятен һәм узганнары белән бәйләнешен саклауга китерә. "Пенза, Саратов, Сембер губернасы татар-мишәрләренә карасак, - дип анализ ясый Вәлиди, - без аларның үз сөйләмнәрендә бик күп санда рус сүзләре куллануларын күрербез, җитмәсә, берәр буыннан соң әлеге алынмаларны һәм гыйбарәләрне бабасы, әтисе кулланган чын татар сүзләре дип саный башлыйлар.

Мондый мәгънәсез фикерләр халыкның мәдәниятенә һәм тарихына тискәре йогынты ясыйлар. Бу этносның автомат рәвештә "күмәк аң халәтеннән" чыгарып ташлануына һәм, милли тәңгәллеген югалтып, һәлак булуына китерә. Нәтиҗәдә элеккеге этносыннан ата-бабаларының тарихи мирасындагы коточкыч күп югалтулары һәм бозылулары белән аерылып торган телгә, мәдәнияткә, кыйммәтләргә ия булган мутацияләнгән яңа этнос барлыкка килә. Тәңгәллекне югалтуның мондый процессын борынгы төрекләр, болгарлар һәм хәзерге заман татарлары да кичергән. Туган телгә, тарихка һәм мәдәнияткә шундый начар караш дәвам иткәндә, тагын нибары ике йөз ел чамасы вакыт узуга, татарлар татар дип түгел, ә башка берәр этнос булып атала башлаячаклар".

Татар тарихчысы Гайнетдин Әхмәров татар милләтенең һәм татар яшьләре үзаңының проблемасын татарларда милли һәм гомуми тарихны өйрәнү үзәкләренең булмавында күрә. "Никадәр парадоксаль тоелмасын, - дип яза тарихчы, - Европа һәм Россиянең галим-голәмәләре урта гасыр гарәп тарихчыларының хезмәтләрен тәрҗемә итеп файдаланалар, бу чыганаклардагы мәгълүматларны дөрескә саныйлар.

Ә без, Россия мөселманнары, ни милли, ни гомуми тарихны белмибез, өйрәнергә ашкынып та тормыйбыз. Әгәр бездән:"Син татармы?" - дип сорасалар, без: "Әйе, мин татар", - дип җаваплыйбыз. Бу күнегелгән гадәт буенча автомат рәвештә әйтелә, тик берничек тә үзаң билгесе булып тормый. Кызганычка, үзебезнең кем икәнлек турында хәтта уйланып та карамыйбыз. Безгә дус булмаганнар халкыбызның килеп чыгышын безнең үзебездән яхшырак беләләр. Соң, дусларым, болай яшәргә ярамый бит! Әгәр без бабаларыбызны онытабыз икән, берничә буыннан соң безнең нәсел вәкилләре безне дә һичшиксез онытачаклар".

Руссо: "Мегаполис төзү - цивилизациянең соңгы стадиясе", - дип юкка гына әйтмәгән. Авыл бетә икән, цивили-зация дә юкка чыга. Авыл - цивилизациянең чыганагы һәм милләт башлангычының туган урыны ул. Татар халкының барлык бөек шәхесләре дә: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин һәм башка бик күпләр тумышлары белән авылдан. Без, бөгелмәләр, килеп туган хәлдән котылуның бер юлын таптык. Уйлаштык, фикерләштек, анализладык та, бары тик патриотлык хисләренә генә таянып, җиң сызганып эшкә керештек һәм Бөгелмәдә, асылда бернинди финанслау һәм ресурслар булмауга карамастан, "Татар тарихы һәм мәдәнияте" музеен ачтык, уникаль китапханә оештырдык, "Татар мирасы" дигән исем белән татар тарихын торгызу хәйрия фонды оештырдык һәм шулай ук рус, татар телләрендә "Дин-Тарих" дигән газета чыгара башладык. Бүгенге көндә бик намуслы фәнни коллектив булып эшлибез. Оешмабызның эшчәнлеге җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнә. Х - ХХ гасырлар экспонатларын һәм экспозицияләрен карарга төрле яшьтәге кешеләр килә, алар арасында Бөгелмә мәктәпләрендә укучылар да бар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: