Бөгелмә авазы

Путин стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итү турында уйларга вәгъдә итте

Миңнеханов президенттан бу мәсьәләне карауны сорады.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның үтенеченә карата стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итү турында уйларга вәгъдә итте. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Әгәр инде, мөселманнар сыра сатуга тыныч карый икән, карарбыз”, - диде президент Калининградта Физик культура һәм спортны үстерү советы белән “Россия-2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешма күзәтчелек советының уртак утырышында.

Татарстан җитәкчесе Казанда матчлар вакытында 89 миллион сумлык сыра сатылуы, бернинди проблемалар да булмавы турында әйткән иде.

Моның белән бәйле рәвештә, Миңнеханов президенттан бу мәсьәләне карауны сорады. “Ир-атлар сыра ярата. Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам”, - диде Татарстан Президенты.

Магълүмат "Татар Информ"нан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: