Бөгелмә авазы

ПӘРӘМӘЧ ПЕШЕРӘБЕЗ

Пәрәмәч өчен безгә кирәк булыр: 200 г кибет каймагы; 200 г эретелгән акмай; 200 г су; 1 кап камыр күперткеч; бер чеметем тоз; ике чеметем шикәр комы; он. Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк....

Пәрәмәч өчен безгә кирәк булыр:
200 г кибет каймагы;
200 г эретелгән акмай;
200 г су;
1 кап камыр күперткеч;
бер чеметем тоз;
ике чеметем шикәр комы;
он.

Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин


Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк. Камырны шарлар итеп әвәләп, өстен тастымал белән ябабыз да, эчлек әзерлибез. Эчлеге ит белән суганнан гыйбарәт.



400 г тарткан иткә 2-3 баш зур суган чыгарасы һәм тәменчә тоз белән борыч кушып болгатасы.



50 граммлы бер пәрәмәч ясау өчен 30 г камыр, 30 г эчлек алына. Камырны диаметры 8 см итеп җәябез, уртасына эчлек салабыз да, камыр читен уртага таба күтәреп, тигез бөкләмнәр ясап бөрәбез. Уртасы тишек булып кала.

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka?id=5061

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: