Бөгелмә авазы

Подрядчылар билгеле, эшне башларга кирәк

19 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеген-дә узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 2013 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле күпфатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектән 4 354 миллион сумлык 811 күпфатирлы йорт кергән. 2013 ел капиталь ремонт программасы буенча барлык муниципаль берәмлекләрдә эш башланган....

19 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеген-дә узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 2013 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле күпфатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектән 4 354 миллион сумлык 811 күпфатирлы йорт кергән. 2013 ел капиталь ремонт программасы буенча барлык муниципаль берәмлекләрдә эш башланган.

Хакимиятнең матбугат хезмәте.

Быел шулай ук республиканың 162 мәктәбендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Аларда төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнергә тиешле подряд оешмалары сайлана. "Барысын да алдан эшләү зарур, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Узган елның дүртенче кварталында барлык программалар да билгеләнде, конкурс процедураларын гыйнварда төгәлләп, финанс-ларга һәм эшли башларга кирәк". 417 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелеше һәм ремонт буенча 330 миллион сумлык программа да расланган.
Видеоконференциядән соң шәһәр мэриясендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә узачак капиталь ремонт мәсьәләләре буенча утырыш булды. Аны муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды. Утырышта подряд оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары катнашты. 2013 елда шәһәр һәм районда
җәмгысе 6 урта мәктәптә капиталь ремонт уздырылачак. Алар: 18 нче (биредә ремонт эшләрен "СУВАР-Актив" җәмгыяте башкарачак), 4 нче (подрядчы - "189 нчы төзү-монтаж поезды" җәмгыяте), 11 нче (подрядчы - "Бөгелмәремстрой" җәмгыяте), Карабаш бистәсенең 2 нче (подряд оешмасы - "УРСЖ" җәмгыяте), Ключи авылы (подрядчы - "Стройсервис" оешмасы) урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм
7 нче гимназия (подрядчы - җаваплылыгы чикләнгән "ПСБ - 2" җәмгыяте). Капремонтны башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 95 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.
Программага кертелгән барлык мәк-тәпләр дә, нигездә, узган гасырның 60 нчы елларында төзелгән. Шулай булгач, һәр мәктәптә дә проблемалар җи-тәрлек, эш бихисап дигән сүз. План буенча аларның барысында да түбә ябу эшләре башкарыла, эчке коммуникацияләр яңартылачак, тәрәзәләр, эчке һәм тышкы ишекләр алыштырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, программага кергән мәктәпләрдә дә төзекләндерү яңа уку елына кадәр (2013 елның 15 августына) тәмамланырга тиеш. Шуңа күрә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов мәктәпләрдә ремонт эшләре барышының төгәл графигын булдырырга кушты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: