Бөгелмә авазы

Пенсияң турында бүгеннән уйла

"Россия пенсия системасының киләчәге юк. Дәүләт эшләргә сәләтсез булганнарга социаль ярдәм буларак билгеле бер сумма гына түләп барырга тиеш. Мәсәлән, ярдәм күләмен яшәү минимумыннан чыгып билгеләргә мөмкин. Ә картлык көнендәге тормышны пенсиягә чыкканчы ук кайгыртып куярга киңәш итәм. Яшь вакытта мая тупласыннар, өлкәннәргә балалары, оныклары ярдәм итсен..." Россия Банкы рәисенең...

"Россия пенсия системасының киләчәге юк. Дәүләт эшләргә сәләтсез булганнарга социаль ярдәм буларак билгеле бер сумма гына түләп барырга тиеш. Мәсәлән, ярдәм күләмен яшәү минимумыннан чыгып билгеләргә мөмкин.
Ә картлык көнендәге тормышны пенсиягә чыкканчы ук кайгыртып куярга киңәш итәм. Яшь вакытта мая тупласыннар, өлкәннәргә балалары, оныклары ярдәм итсен..."
Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаев менә шул рәвешле Пенсия фондыннан баш тартып, пенсионерларга яшәү минимумына җитәрлек күләмдә генә акча түләргә, пенсия түләүдән янда калган акчаны мәгариф һәм медицинага тотарга тәкъдим итә.
Рәис урынбасары сүзләренә караганда, Россия пенсия системасының киләчәге юк. Инде бүген үк хезмәт яшендәгеләрнең айлык акчасыннан бүлеп бирелгән сумма картлык буенча пенсия түләргә җитми. Алга таба хәлләр тагын да катлауланачак, дип белдерә белгечләр. Бүген хезмәт яшендәге 75 миллион россиялегә 40 миллион пенсионер туры килә. "Росстат"тан алынган мәгълүматларга караганда, ил халкының 22 проценты эшләргә сәләтсез. 2020 елда әлеге күрсәткеч - 25 процент, ә 2030 елда 30 процент тәшкил итәчәк. Белгечләр тагын бер мәгълүмат китергән: бүген 13,5 миллион пенсионер, картлык яшенә җитүгә карамас-тан, эшләвен дәвам итә.
Россиядә картлык пенсиясен түләү тарихына күзәтү ясасак, пенсионерларның һәрчак эшләүче яшьләр тәэмин ителешендә булуларын күрәбез. Элек кешенең кереме исәпкә алынмады, акчалар тигез чагыштырмада бүленә иде. 2002 елда пенсия реформасы башлангач, бу хәл үзгәрде. Хәзер пенсиянең күләме мәҗбүри пенсия страховка системасында иминиятләштерелгән кешенең шәхси счетындагы җыелган взносларга бәйле.
Өлкән кешеләрне хөкүмәт пенсиясе белән тәэмин итү - бөтен дөньяда да иң актуаль проблемаларның берсе. Бу, беренче чиратта, демографик үзгәрешләр нәтиҗәсендә пенсия түләүләренең күләме артуга бәйле. Һәр ил бу проблеманы үзенчә хәл итә.
Эш яшендә булганнар бүгеннән алып, үзләренең киләчәк пенсиясе турында кайгырта башларга тиеш. Беренчедән, эш бирүче белән рәсми хезмәт килешүе төзү зарур. Чөнки 2015 елдан страховой взнослардан тыш, база өлешенә коэффициент буларак, кабат хезмәт стажы исәпкә алына башлаячак. Әгәр стаж нормативтан күбрәк икән, һәр эшләнгән елга коэффициент арта бара. Әгәр азрак икән, киресенчә, кими. Икенчедән, хезмәт хакын конвертта бирү-
гә юл куярга һич кенә дә ярамый, эш бирүче үз хезмәткәренең страховка взносларын үзвакытында түләп барырга тиеш. Өченчедән, хезмәт кенәгәсен дөрес тутырырга кирәк. Бу бигрәк тә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен ташламалы исемлектә торучылар өчен мөһим.
Пенсиянең тупланма өлешен якыннарга мирас итеп калдыру да - бүген мөмкин эш. Законның бу өлешендә тагын бер яңалык бар. Моңарчы тупланма өлешне кеше пенсиягә чыкканчы үлеп китсә генә мирас итеп калдырып була иде. Хәзер исә бу мәсьәлә уңай якка хәл ителде.
Бөгелмәләрнең алданрак пенсиягә чыгу, пенсиянең тупланма өлешенә кагылышлы һ.б. сорауларына РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы
идарәсе белгечләре җавап бирә.
Педагогик стаж исәпләнәме?
Сорау: Мин - башлангыч сыйныфлар укытучысы, ярты ставкага эшлим. Вакытыннан алда картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләгәндә педагогик стажым исәпләнәчәкме?
Җавап: Педагогларга вакытыннан алда картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокукы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган 781 нче номерлы Исемлек һәм Кагыйдәләрдән (29.10.2002 ел) чыгып билгеләнә. Гомумбелем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән чор (Исемлекнең "Наименование учреждений" бүлегенең 1.1 нче пунктында күрсәтелә), балалар өчен учреждениедә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә бәйле рәвештә, вакытыннан алда картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүгә хокук бирүче эш стажына кертелә. Шуның белән бергә башкарылган педагогик эш күләме әһәмияткә ия түгел.
Ә менә Исемлектә каралган башка учреждениеләрдә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүгә килгәндә, ул исә 2000 елның 1 сентябреннән алып, хезмәткә түләүнең
1 ставкасы булганда гына исәпләнә.
Кайчан белешмә кирәк?
Сорау: Пенсия билгеләгәндә нинди очракларда 2002 елның 1 гыйнварына кадәр рәттән булган теләсә кайсы 60 айга хезмәт хакы турында белешмә алып килергә кирәк?
Җавап: Әгәр иминиятләштерелгән затның 2000 - 2001 еллар өчен уртача хезмәт хакының ил буенча пер-сональләштерелгән исәп базасында билгеләнгән уртача хезмәт хакына карата чагыштырмасы 1,2дән ким булса, ул вакытта булачак пенсионерга пенсияне тулы күләмдә билгеләү өчен 2002 елның
1 гыйнварына кадәр рәттән булган теләсә кайсы 5 елга хезмәт хакы турында белешмә китерергә туры киләчәк.
В. Купцов,
Пенсия фонды идарәсенең
пенсия хокукларын бәяләү бүлеге җитәкчесе.
Кайсын сайларга?
Сорау: 2014 һәм 2015 елларда 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләр киләчәктә пенсиянең тупланма өле-шен формалаштырыргамы, әллә юкмы дигән мәсьәләне чишәргә тиешләр дип ишеттем. Бу сайлау аларга ни өчен кирәк?
Җавап: Агымдагы елның 1 гыйнварыннан яшь гражданнарның пенсия тупланмаларын формалаштыруда үзгәрешләр кертү турында федераль законнар үз көченә керде. Ягъни нәкъ менә 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарга быел һәм 2015 елда үзләренә тупланма өлешен формалаштыру схемасын билгеләү мөмкинлеге биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: 2014 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәткәре өчен эш бирүче күчерә торган страховка взнослары страховка һәм тупланма өлешләр арасында бүленә иде. Нәтиҗәдә, бу гражданнарның тупланма компоненты мәҗбүри тәртиптә формалаштырылды. Быелдан алып шундый законлы карар кылынды: тупланма өлеше ирекле төстә формалаштырылырга тиеш, ягъни гражданнарга тупланма өлешен калдырыргамы-юкмы икәнлеген үзләренә сайларга туры киләчәк. Бу сайлау пенсия туп-ланмалары средстволарын Идарәче компанияләргә (УК) яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына (НПФ) күчерү белән бәйле булачак. Бүгенге көндә "дәшмәгәннәр"нең, ягъни беркайчан да үзләренең җыелган акчаларын УК һәм НПФларга күчермәгән, бу эшне 2015 елның 31 декабренә кадәр башкармаган затларның яңа пенсия тупланмалары 2016 елның 1 гыйнварыннан автомат төстә формалаштырылмый башлый һәм эш бирүчеләрнең барлык взнослары пенсиянең страховка өлешен формалаштыруга китәчәк.
Берсеннән икенчесенә күчереп буламы?
Сорау: Үземнең тупланма өлеше акчаларын күчерү турыдагы гаризаны ни рәвешле язарга икән?
Җавап: Үзегезнең пенсия тупланмасын элекке кебек шәхси УКларга, яисә "Внешэкономбанк" дәүләт идарәче компаниясенә күчерү өчен Пенсия фонды идарәсенә (Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43 нче йорт, 4 нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.
Моннан тыш, 2014 елдан башлап, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына гариза бирү тәртибе үзгәрде. Элек мондый гаризаны теләсә кайсы НПФда бирергә мөмкин булса (аннары ул мәгълүматлар Россия Пенсия фондына тапшырыла иде һәм шул нигездә гражданинның пенсия тупланмасы НПФга күчерелде), ә хәзер, әйткәнебезчә, 2014 елның 1 гыйнварыннан НПФга күчү, берсеннән икенчесенә күчерү яки, киресенчә, НПФдан Россия Пенсия фондына күчү, шулай ук алга таба пенсия тупланмасын формалаштырудан баш тарту турындагы гаризаларны Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте генә кабул итә.
Гаризаларны почта аша яки курьер белән тапшыру тәртибе элеккечә кала, бу очракта шәхесне ачыклау һәм имзасының чынлыгын тикшерү нотариус аша башкарыла.
Е. Хаменская,
Пенсия фонды идарәсенең персональләштерелгән (персонифицированный) исәп-хисап бүлеге җитәкчесе.
Артыгын түләмәс өчен декларация тутыр
Сорау: 2014 ел өчен эшмәкәрләргә зур суммада (100 мең сумнан да артыграк) страховка взнослары өстәп исәпләнәчәк диләр. Чыннан да шулаймы? Дөрес булса, нинди очракларда?
Җавап: 2014 елдан башлап, беркетелгән түләү (фиксированный платеж) күләме эшмәкәрнең кеременә бәйле булачак - ОПСка булган 17 328,48 сум; ОМСка булган 3 399,05 сумнан тыш, 300 мең сумнан арткан керемнең 1 проценты күләмендә түләргә туры киләчәк. Шуның белән бергә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә максималь страховка взнослары күләме билгеләнде - 138 627,84 сум. Ә керем күләме салым отчеты буенча исәпләнәчәк һәм салым декларациясе тапшырылмаган очракта беркетелгән түләү иң югары күләмдә билгеләнәчәк. Шулай булгач, 2014 ел өчен салым отчетын (юк дәрәҗәсендә булса да) бирүне тиеш дип карарга кирәк.
Исәптән төшеп буламы?
Сорау: Шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән булуыма карамас-тан, соңгы вакытта бу юнәлештә эшчәнлек алып бармыйм. Шуңа бәйле рәвештә, страховка взнослары буенча бурычларым күбәйде. Шәхси эшмәкәр буларак, мин исәптән төшә аламмы?
Җавап: Сезгә тиз арада эшчән-лекне туктатуыгыз турында гариза белән теркәлү органы булган салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Закон буенча беркетелгән түләү (фиксированный платеж) суммасы эшмәкәр сыйфатында эшләүне туктаткан көнгә пропорциональ төстә исәпләнә. Шулай ук сезгә, беркетелгән түләү максималь күләмдә исәпләнмәсен өчен, керемнәрегез булмавы турында салым декларациясе тапшырырга туры киләчәк. Бурычларны кайтару эшмәкәрлекне туктатканнан соң законлы тәртиптә башкарылачак. Ә страховка взнослары исәпләү исә учеттан төшкәч туктатыла. Шуның белән бергә алып бетерелмәгән суммага пенялар взнослар буенча бурычны түләп бетергәнчегә кадәр алына.
Ә учеттан төшү мәсьәләсендә Пенсия фонды идарәсенә түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә була: Бө-гелмә шәһәре, Воровский урамы,
43 нче йорт, 2 нче бүлмә.
Т. Шәймәрданова,
Пенсия фонды идарәсенең страховка взносларын администрацияләү бүлеге җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: