Бөгелмә авазы

Патриотлар булыйк!

Менә агымдагы елның икенче яртысына газета-журналларга язылу да тәмамланды. Хәер, тәмамланды дип әйтү урынлы түгел, чөнки теләгән оч-ракта, ел әйләнәсенә күңелеңә хуш килгән басмага язылырга мөмкин. Моның өчен почта хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк, алдагы айдан басма әбунәчегә килә башлаячак.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Икенче яртыеллыкта республика халкы барысы 1665 мең газета-журналга язылган икән. Статистика мәгълүматлары үзәк һәм район матбугатына язылучыларның бераз кимүен күрсәтә. Ә тулаем алганда, язылучыларның 18,6 проценты - үзәк, 16 проценты - район газеталарын һәм 65,5 проценты республика матбугатын үз иткән.

Бу нисбәттән үзебезнең хәлләр ничек соң? Таблицада узган елның икенче яртыеллыгына булган саннар һәм быелгылары китерелә. Нәтиҗәләр - күз алдында. Шунысы куанычлы, шәһәр һәм районда бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы" узган елгы позицияләрен саклап кала алган, алай гына да түгел, бераз яхшырткан да әле. Шул уңайдан газета әбунәчеләренә, "Бөгелмә авазы"н яздыруда көч куючыларның барысына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә дә бергә булырбыз дип уйлыйбыз.

Шул ук вакытта подписка кампаниясе нәтиҗәләре уйландыра да, иң аянычлысы - шәһәрнең күп кенә почта бүлекләрендә газета алдыручыларның кимүе. Моның сәбәпләре дә билгеле: беренчедән, ел башыннан "Татарстан почтасы" үзенең мөстәкыйльлеген югалтып, "Россия почтасы" составына керде. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй, оптимизация дигән галәмәт әлеге өлкәне дә читләтеп үтмәде - хезмәткәрләрне кыскарттылар. Аның тәэсире нәкъ менә газета-журналларга яздыру вакытында ачык күренде дә инде, эшләргә кеше калмаган икән, ләбаса. Икенчедән, шәһәрдә пенсия тарату эшен почтальоннардан алдылар, әлеге вазифаны аерым башкаручылар билгеләнде. Аларга инде пенсия алдыручы газета-журналларга языламы-юкмы, барыбер иде. Өченчедән /монысы иң әһәмиятлеседер дә әле аның. Авт./, ил күләмендә алып барылган сәясәт шаукымының гамәлдә чагылыш табуы. Соңгы елларда федераль үзәк тарафыннан милли телләргә каршы булган күп кенә законнар кабул ителде. Шулардан мәктәпләребездә милли-төбәк компонентын укытуны алдыру, БДИны бары тик рус телендә генә тапшыру һәм ассимиляцияләштерү сәясәтен алга куйган башка шундый астыртын кануннар бүген инде тулы көченә эшли башлады.

Бу яклап Бөгелмә үзенә күрә бер барометр инде ул. 20 елга якын вакыт дәвамында тир түгеп табылган, бөртекләп җыйналган хәзинә - икетеллелек, ул өлкәдә башкарылган эш-ләр сәгате-минуты белән юкка чыгарыла. Урамнардагы элмә такталарда, кибетләрдә, үзәк базарда һәм башка урыннарда татар телендәге язмалар алып ташлана. Иң аянычы, әлеге мәсьәләдә хәтта прокуратура вәкил-ләре дә, "монда закон бозу очрагы юк" дип, кулларын җәяләр. Берничә ки-бетнең татар язмаларын алып ташлагач, мөрәҗәгать итеп караганым бар, җавап шундый булды. Ә бит республикабызда "Татарстан Республикасы Дәүләт телләре һәм башка халыкларның телләре турында" Закон бар, әмма аны әле тулы көченә эшли дип әйтеп булмый.

Бу уңайдан бер генә мисал китерәсем килә: шәһәребездә үзәк урамнарның берсе булып торган, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән урам бар. Татар халкының йөз аклыгы, горурлыгы булган шагыйребез исемен генә дә үзебезчә дөрес итеп яза алмыйбыз бит, җәмәгать!

Урамның буеннан-буена биш хәрефтән торган "Җәлил" сүзендә күпме хата киткән! Узган ел Муса Җәлилнең 105 еллык юбилее үткәрелде. Әлеге хаталар төзәтелер дигән өмет тә бар иде әле аның алдыннан. Үтеп китте, күрүче дә, белүче дә булмады әлеге хилафлыкларны. Бу өлкәдә матур мисаллар да бар анысы, мәсәлән, Техника йорты җитәкчелегенә бер мәртәбә мөрәҗәгать итү дә җитте /әлеге мәдәният учагының адресы да русча гына күрсәтелгән иде/, шундук татар телендәгесен дә элеп куйдылар. Бинаның аннан гына кителгән урыны күренмәде, ә Муса Җәлилнең рухы шатлангандыр, мөгаен, минем исемне, ниһаять, Бөгелмәдә дә дөрес итеп язып элделәр дигәндер. Техника йорты җитәкчеләренә зур рәхмәт!

Калганнар да шушы матур үрнәккә кайчан иярерләр икән?! Сорау ачык килеш кала.
Сүзем басма матбугатка яздыру турында иде бит әле. Бу уңайдан шәһәребездәге бер басма: "Әгәр дә шәһәр һәм район патриоты булсагыз, безнең басмага язылыгыз!" - дигән шигарь белән уздырды подписка кампаниясен. Алар мантыйгы белән караганда, ул басмага язылмаганнар шәһәр һәм район патриотлары түгел булып чыга икән лә! Менә сиңа мә! Ә республика һәм үзәк басмаларга язылганнар? "Бөгелмә авазы"на язылганнар шәһәр һәм район патриотлары түгелмени?! Патриотлар! Алай гына да түгел, алар - татар халкының патриотлары. Милләтебезнең асыл ул һәм кызлары белән киләчәктә дә бергә булырбыз дип ышанам.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: