Бөгелмә авазы

ОДН күпкә ким булырга тиеш

"Ел башында, гадәттә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә тәртип начарлана. Агымдагы елның февралендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8 процент тәшкил итте", - дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов 29 мартта узган республика киңәшмәсендә.

Әлфия МОСТАФИНА.
Ул шулай ук күпфатирлы йортларда советлар сайлауның торышы белән таныштырды. РФ Торак кодексына ярашлы рәвештә, торак милекчеләре үзләре арасыннан совет сайларга тиешләр. 34 район бу эшне төгәлләгән.
А. Фролов кулланылган электр энергиясе, җылылык һәм газ өчен бурычлары булган оешмалар турында искә алып үтте. Мисалга, 2014 елның 26 марты-
на торак-коммуналь өлкәсендә электр энергиясе өчен бурычның гомуми күләме 584,5 миллион сумга җиткән.
Министр урынбасары идарәче оешмаларның фатир хуҗалары, торак милекчеләре белән системалы төстә эшләүләре нәтиҗәсендә генә гомумйорт хаҗәтләре, ягъни ОДН чыгымнарын киметүгә ирешеп булуын ассызыклады. Болар - исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен бер вакытта алу, фатирларда рәсми теркәлмәгән кешеләрне ачыклау һ.б.
Чыгышта ОДН чыгымнарының приборлар күрсәткеченнән 20 проценттан да артып китү фактларының күплеге турында да әйтелде. Мәсәлән, Бөгелмә шәһәрендә Кызыл Армия урамындагы 25 нче йортта яшәүче фатир хуҗасы февраль аенда кулланган электр энергиясен прибор буенча 80 квт дип биргән. Түләү квитанциясендә бу графага гомумйорт хаҗәтләре өчен өстәп, тагын 52,25 квт язылган. Монда 20 генә түгел, 60 проценттан да артып китә бит, җәмәгать. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Слайдлардан күренгәнчә, безнең Бөгелмә муниципаль җирлегендә дә проблемалы күпфатирлы йортлар бихисап икән әле. Мәсәлән, февраль түләүләрен әзерләгәндә шундый 87 йорт булуы ачыкланган. "Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе Татьяна Никулина тикшерүләр нәтиҗәсендә электрон гомумйорт исәп-хисап приборлары белән механик шәхси приборлар арасында аермалыклар булуын, электрон приборларның дөрес күрсәтмәве
ачыклануын хәбәр итте. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов Департамент җитәкчесе Тать-яна Никулинага, моның сәбәпләрен ачыклап, ситуацияне җайга салуны йөкләде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: