Бөгелмә авазы

Әнәс НАЗЫЙМОВ иҗаты

Сирия бәете Бу бәетне мин язамын Сирия халкы турында. Ул илнең фаҗигасе Гел минем уемда. Ялланган башкисәрләр Туктаусыз туп аттылар. Меңьеллык һәйкәлләрне Җимерделәр, ваттылар. Сугыш белән ачлык килде, Үлде бик күп балалар. Ачы күз яшен түгеп, Еладылар аналар. Пальмира һәм Алеппоны Тулысынча җимерделәр. Бу шәһәрдәге халыклар Бихисап күп үлделәр. Илбашлыгы,...

Сирия бәете

Бу бәетне мин язамын

Сирия халкы турында.

Ул илнең фаҗигасе

Гел минем уемда.

Ялланган башкисәрләр

Туктаусыз туп аттылар.

Меңьеллык һәйкәлләрне

Җимерделәр, ваттылар.

Сугыш белән ачлык килде,

Үлде бик күп балалар.

Ачы күз яшен түгеп,

Еладылар аналар.

Пальмира һәм Алеппоны

Тулысынча җимерделәр.

Бу шәһәрдәге халыклар

Бихисап күп үлделәр.

Илбашлыгы, ярдәм сорап,

Рәсәйгә килеп китте.

Кичекмәстән безнең хәрбиләр

Ярдәмгә барып җитте.

Безнең хәрбиләр дошманның

Артына нык типтеләр.

Асад хәрбиләре белән

Сирияне азат иттеләр!

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: