Бөгелмә авазы

Номерың тәртиптәме?

Дәүләт автоинспекциясенең юлда йөрүче транспорт чараларына мөнәсәбәттә куела торган иң төп таләпләреннән берсе - дәүләт теркәү номерларының яхшы укырлык, күренеп торырлык дәрәҗәдә булуы. Машина йөртүчеләргә бу таләп "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" тарафыннан йөкләнә.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Теркәү номерлары чиста булырга тиеш, бу исә тәүлекнең караңгы вакытында да алар 20 метр арадан укырлык дәрәҗәдә булырга тиеш дигәнне аңлата. Пычрак вакытта номерлар еш кына укырлык булмый. Мондый очрак-ларда машина йөртүчеләргә 500 сум күләмендә штраф салу каралган (Административ хокук бозулар кодексының 12.2 нче маддәсе, 2 нче өлеше). Агымдагы елның беренче ике аенда шундый 38 мең тәртип бозу теркәлгән.
Әгәр дә номерлар тиешле урынга беркетелмәгән, яисә аны тануны кыенлаштыра торган материал (оргпыяла, челтәр, жалюзи һ.б) белән томалап куелса, яисә бөтенләй номер булмаган очракта, кеше 5 000 сум штрафка җәлеп ителә һәм 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Ел башыннан алып, мондый тәртип бозулар өчен 364 кеше җавапка тартылган.
Аңлы рәвештә пычратып-буяп, яисә укып булмаслык итеп "сөртеп" куелган саннар һәм хәрефләр дә транспорт чарасын идентификацияләүне ялгыштыра, шул исәптән автомат режимда эшли торган фотовидеофиксация приборлары да аны "укый алмый". Мондый номерлар "танып булмый торган" дип түгел, ә "махсус бозылган, ялган" дип бәяләнә. Ә дәүләт теркәве билгеләрен ялган номерлар белән алыштырган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексында транспорт чарасы белән идарә итүдән 6 айдан 1 елга кадәр мәхрүм итү каралган. Агымдагы елда андый хокук бозулар өчен 3 кеше суд карары белән җавапка тартылды инде.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: юлга чыгар алдыннан машинагыздагы дәүләт но-мерларының тиешле таләпләргә җавап бирер дәрәҗәдә чиста-төзекме икәненә игътибар бирегез!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: