Бөгелмә авазы

Нәни Бөгелмәле София Беллер ярдәмгә мохтаҗ

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ишле гаиләдә тәрбияләнә торган нәни якташыбыз София Беллерга ярдәм итәргә карар кылдылар. Церебраль паралич белән авырый ул бала, әмма тиешле дәвалану ала алса, аякка басарына өмет зур икән. Хәзергә кыз 4 нче балалар бакчасына йөри. Тәрбиячесе Наталья Сергеевна аның бик тә аралашучан, ачык йөзле, актив...

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ишле гаиләдә тәрбияләнә торган нәни якташыбыз София Беллерга ярдәм итәргә карар кылдылар.

Церебраль паралич белән авырый ул бала, әмма тиешле дәвалану ала алса, аякка басарына өмет зур икән. Хәзергә кыз 4 нче балалар бакчасына йөри. Тәрбиячесе Наталья Сергеевна аның бик тә аралашучан, ачык йөзле, актив булуы турында сөйләде. Гаиләдә аның тагын ике апасы бар, әниләре өч баланы ялгызы тәрбияли (әтиләре вафат булган).

Волонтёрлар хәрәкәте лидеры Марина Исхакова инициативасы белән аерым игътибарга мохтаҗ булган андый балаларны, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан әти-әниләре белән бергәләп, "Дока Пицца" кафесына чакырганнар иде. Ул очрашуда бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде. Аларга өстәп җиләк-җимеш, шоколадлар өләшенде, акчалата ярдәм дә күрсәтелде.

Без, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре сәламәтлегенә бәйле проблемалар булган балаларга ярдәмгә килергә әзербез һәм битараф булмаган шәһәрдәшләребезнең дә нәни кызга кулдан килгән ярдәмне күрсәтүләрен үтенәбез. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр редакциягә шылтырата алалар.

Ә без Софиягә һәм барлык балаларга без бәхет кенә телибез!

Владимир ПАРШИН,

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе,

милиция подполковнигы.

Марина Исхакова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: