Бөгелмә авазы

Нинди продуктларны суыткычта сакламаска мөмкин?

1. Акмай. Ул озак вакыт өстәлдә торса да, бозылмый. Бигрәк тә, тозланган булса. Ата-бабаларыбыз майны кызыл балчыктан ясалган савытларда саклаган. 2. Кавын белән карбыз. Аларны суыткычка куйсагыз, башка әйбергә урын калмаячак. Киселмәгән җимешләр бүлмә температурасында да тора ала. Ә тураганнан соң, әлбәттә, суыткычка куярга кирәк. 3. Шоколад пастасы. Nutella кебек...

1. Акмай. Ул озак вакыт өстәлдә торса да, бозылмый. Бигрәк тә, тозланган булса. Ата-бабаларыбыз майны кызыл балчыктан ясалган савытларда саклаган.

2. Кавын белән карбыз. Аларны суыткычка куйсагыз, башка әйбергә урын калмаячак. Киселмәгән җимешләр бүлмә температурасында да тора ала. Ә тураганнан соң, әлбәттә, суыткычка куярга кирәк.


3. Шоколад пастасы. Nutella кебек продуктларны кухня шкафында сакласагыз да була.

4. Алма. Бу җимешне суыткычка куймыйча да атналар буе саклана. Аларны башка җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән аерым сакларга кирәк.

5. Тортлар. Аларны суыткычтан тыш сакларга ярый, тик герметик контейнерларда 2-3 көннән дә артык түгел.

6. Базилик. Үлән салкынга сизгер, этилен газы бүлеп чыгара, ә ул башка продуктларны боза.

7. Бал. Бу продукт беркайда да бозылмаячак.

8. Суган. Суыткычта аның исе башка продуктларга күчәчәк. Салкында сугандагы крахмал шикәргә әйләнә, яшелчә йомшара башлый. Салкынча, коры, җиләс җирдә, челтәр капчыкта саклавыгыз яхшырак.

9. Икмәк. Ул да суыткычта озаграк сакланмый.

10. Помидор. Суыграк булган саен, помидорның тәме югала. Алар өчен иң яхшы урын - тәрәзә төбе.

11. Сарымсак. Ул үзен суыткычтан тыш та яхшы хис итә. Ябык контейнерларда, пластик пакетларда сакламагыз.

12. Бәрәңге. Аны саклау өчен салкынча, җиләс урын кирәк. Аның да крахмалы суыкта шикәргә әйләнә.

13. Банан. Алар туры кояш нурларын ярата. Тизрәк өлгерсен дисәгез, помидорларыгыз янәшәсенә, тәрәзә төбенә куегыз.

14. Шоколад. Бүлмә температурасында сакланган шоколадның тәме яхшырак тоела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: