Бөгелмә авазы

Нинди матур, озын юлга чыгасыз сез!

20 мартта Техника йортында чыгарылыш сыйныфларында укучылар өчен уку һәм эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Максаты яшүсмерләрне уку-укыту программалары белән таныштыру кебек рәсми булса да, чара гөрләп торган ярминкә өлгесендә үтте. Уку йортлары күргәзмә-стендларда үз белгечлекләрен ачып салган. Төркем-төркем яшьләр заманча җиһазлар куелган өстәлләрне уратып алган. Һәр яшүсмер аларны теләгәнчә эшләтеп карый: машина төзүчеләр техникумының 3D принтерында детальләр иҗат итә, кулына янып торган эретеп ябыштыру станын алып, корычка җөй төшерергә өйрәнә, медицина көллияте стенды каршында яра бәйли, хәтта венага чын укол кадарга теләүчеләр дә табыла. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә яңа ачылган "Лаборант-эколог" һөнәре стенды янында чистартылган саф су эчеп, "Пешекче-кондитер" белгечлегенә укыган кызлар бүген иртән генә пешергән кабартма-сумсаларны ашап та карарга мөмкин. Болар үзе бер манзара!
Җирле предприятиеләр урнашкан мәһабәт зал тантаналы тынлык белән каршы ала. "Безнең эшләнмәләребезне яшьләрнең күргәне дә юк ич. Аларның барысы да үзебезнең предприятиедә уйлап табылган. Менә патентлар күргәзмәсе - бу бит бер тамчы гына! 100дән артык патентның 62се - Россия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы, директорыбыз Вячеслав Айдугановныкы. Сызымнар укый белгән һөнәрмәндләр, иҗади фикер йөрткән яхшы фрезерчылар, токарьлар кирәк безгә", - дип, "Инженерлык-җитештерү үзәге" маркетологы Илдус Бәдретдинов ярминкәнең төп максатын билгели.
Авыл һәм шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында укыган балалар, төгәл вакытка бүленеп, сәгать 2гә кадәр Техника йортына өзлексез агылдылар. Эш бирүчеләрнең, уку йортларының һәм абитуриентларның мәнфәгате килешенде һәм канәгатьләндерелде. Һәр уку йорты әзерләгән мәгълүмати китапчыклардан төп белгечлекләр, стипендия, тулай торак һәм ашау мәсьәләсе, уку калыбы ачыкланды. Дистанцион укыту ачкан искиткеч уңайлы яңалык - шәһәребез көллиятләрендә укыганда ук, параллель рәвештә, кайбер Казан һәм Чаллы вузларында белем алу мөмкинлеге аңлатылды.
Әһәмияте ягыннан мондый чараны мәшгульлек үзәгенең зур казанышы дияргә мөмкин. Чөнки кешенең бәхетле булуы аның үз эшен яратып башкаруыннан да тора. Дөрес сайлаган һөнәр яшәү тәмен бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: