Бөгелмә авазы

Ничек яшисең, “Бөгелмә авазы”?

"Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, аңа язылырга иде дип уйлап йөрүчеләр, соңармагыз, бары 15 декабрьгә кадәр генә ташламалы хаклардан язылу каралган. Ашыгыгыз!

Реклама

Шатлыклары, куаныч-сөенечләре белән безне шатландырган, әлбәттә инде, хәсрәт-сагышлары, югалтулары да булган 2014 ел да ахырына якынлашып килә. Без яратып укый торган "Бөгелмә авазы" газетасына 2015 елның беренче яртысы өчен язылу тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Ничек яшисең, "Бөгелмә авазы"м?

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Адәмнәргә яшәү көче алыр өчен ризык кирәк, ә газетаның яшәеше - әбунәчеләр белән, ягъни турыдан-туры безнең белән бәйле. Редакциядәге танышларымнан без яшәгән төбәктә татар телендә чыга торган бердәнбер газетага язылуның ничек баруы турында кызыксындым. Шатланырлык әллә ниләр юк икән лә бу өлкәдә. "Һәммәгез дә күреп торасыз, татар телендәге газетабызны халыкка тарату елдан-ел кыенлаша бара. Үзебезгә калганда, без укучыларыбыз өчен тырышабыз, алар теләгән темаларны яктыртабыз. Гыйбрәтле язмышлар, кызыгы-кызганычы, авыл һәм шәһәр яңалыклары, бездән ярдәм көтеп мөрәҗәгать иткән әбунәчеләребез сораулары буенча журналист тикшеренүләре - барысын да "Бөгелмә авазы"нда табарга була. Хәзерге вакытта татар басмасының хәле үтә кискен тора. Җиң сызганып, бергәләп бу авырлыктан, билгесезлектән чыгу юлларын эзләргә кирәк безгә. Җитди сәбәпләр монда җитәрлек. Бездән, ягъни редакция хезмәткәрләреннән генә тормый, билгеле", - диделәр миңа танышларым белән аралашканда.
Бу сәбәпләрне ачыклауны, чишүне олырак даирәдә торганнар күз уңыннан җибәрмәсеннәр иде. Шул уңайдан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Рөстәм улы Закировка да өметләребез зурдан. Нәсел шәҗәрәсенең чишмә башы безнең саф татар телле Кодаш авылыннан башлан-ган яшь, көчле, төпле акыллы, татар милләтеннән булган җитәкчебез туган телебезне саклап калу, аны үстерү өлкәсенә, һичшиксез, үзенең лаеклы өлешен кертер дип уйлыйсы килә. Бу проблема елдан-ел үтә кискен тора. Тел булмаса, милләт тә юк дигән сүз бит инде.
"Үз телебездә гаиләдә, мәктәптә, театр-концерт залларында аралашабыз. Әмма затлы телебезнең нигезе, аның бишеге - ул әдәбият һәм матбугат", - диләр бит күренекле шәхесләребез дә. Менә шуңа күрә телебез сагында торган районыбыздагы бердәнбер татар басмасы "Бөгелмә авазы"н саклыйсы, аның күп татар гаиләләренә барып ирешүен тәэмин итәсе иде. Шушы игелекле, саваплы, мөһим эштә һәркем үз кулыннан килгәнчә актив катнашсын иде.
А-у-у, кайда сез, Бөгелмә төбәгенең татар зыялылары - игелекле татар байлары, оешма-предприятиеләр, акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, фермерлар? Теләк булганда һәм чынлап торып тотынганда менә дигән итеп булыша алыр идегез бит сез Бөгелмәбез "Авазы"на.
Җае килгәндә: "Без - Тукайлы милләт!" - дип мактанырга яратабыз. Бу дәрәҗәдә, бу бөеклектә белер идек микән соң без Тукайны, әгәр дә вакытында милләтпәрвәр татар зыялылары, алдынгы карашлы татар байлары татар телле басмалар ачып, аларның тулы канлы яшәешен тәэмин итә алмаган булсалар?!
Үз тормышымда булган берничә вакыйганы искә төшереп үтим әле. 1990 еллар ахыры. Төньяк шәһәрендә яшәгән вакытыбыз иде. Тирә-якта төрле милләт халкы яши. Шул чорда шәһәрдә Татар иҗтимагый үзәге төзелде, беренче мәчет ачылды, шәһәр уртасындагы ике мәктәптә ике татар сыйныфы барлыкка килде. Программалар һәм уку әсбапларын Казаннан кайтып алдык. Укытучыларның белемен күтәрү институты хезмәткәрләре ярдәмнәреннән ташламадылар. Үз мәктәбемнең татар сыйныфы укучылары белән ике ел рәттән каникулларда татарның башкаласы Казанга экскурсиягә кайттык. Төмән өлкәсе татарларының өченче съезды да безнең шәһәрдә зур әзерлек белән югары дәрәҗәдә узды.
Менә шул эшләрдә, беләсезме, кемнәр безгә матди ярдәм итте? Татар зыялылары! Оешма-предприятиеләрнең татар милләтеннән булган җитәкчеләре! Миңа калса, татарның татарлыгы чит җирдә, чит мохиттә ныграк сизелә. Андагы татар үз милләте, үз дине, үз теле өчен янып яши сыман.
"Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, аңа язылырга иде дип уйлап йөрүчеләр, соңармагыз, бары 15 декабрьгә кадәр генә ташламалы хаклардан язылу каралган.
Сиңа теләкләремә килгәндә, "Бөгелмә авазы"м, тиражың күп булсын, сине яратып укысыннар, битләреңдә аң-зиһен баетырлык, танып-белү офыкларын киңәйтерлек, рухи тәрбия алырлык мәкаләләр күп булсын. Сирәк кенә булса да, үземнең язмаларым да синең битләреңдә күренеп торсын.
Редакция хезмәткәрләренә алдагы елда исәнлек-саулык, "Бөгелмә авазы"н төбәктә татар дөньясына җиңеллек бе-лән күбрәк таратырга язсын. Газетабызга сукмакны ярдәмчел затлар, теләктәш кешеләр, һәр яхшы башлангычыгызны күтәреп алырга әзер җитәкчеләр суытмасыннар. Уңышлар сезгә!
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: