Бөгелмә авазы

Ни чәчсәң, шуны урырсың

23 мартта булып узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәян итте. Ул аграрийлар игътибарын безнең климат шартларында минераль ашламаларсыз яхшы уңыш алып булмавына юнәлтте.

Әлфия МОСТАФИНА.

Премьер-министр Илдар Халиков Марат Әхмәтов сүзләрен куәтләп: "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән халык әйтемен онытмаска кирәк, - дип искәртте. - Узган елларда технология буенча эш итү һәм яхшы әзерлек күп эш башкарырга мөмкин булуын күрсәтте. Сүз техника, ягулык-майлау материаллары турында гына түгел, ә чәчү эшләрен башлау һәм төгәлләү срокларына да кагыла".

Министр әйтүенчә, быел терлек азыгы культураларын игүгә зур игътибар биреләчәк, чөнки синоптиклар җәйне эссе һәм коры булачак дип фаразлый. 1,5 мең трактор, 200дән артык чәчкеч, 70 чәчү комплексын ремонтлыйсы калган, бу эшләр 1 апрельгә кадәр төгәлләнәчәк.
Быел республикада язгы кыр эшләрен үткәрүгә 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелә. "Таиф" компаниясе белән килешү төзелде, "Татнефть" тә үз вазифаларын башкарды. Ягулыкны районнар нефть базаларына бушата башладылар. 20 мең тоннадан артык дизель ягулыгы бушатылган", - диде Марат Әхмәтов.

Реклама

Синоптиклар апрельдә температура гадәттәгедән 3 - 4 градуска югары булачак дип фаразлый. Шулай була калса, кыштан соң кинәт җәй җитәргә мөмкин. "Бу чәчү эшләренә керешүгә сигнал дигән сүз", - дип кисәтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Бөгелмә муниципаль районы кырларында быелгы язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен ниләр эшләнә соң? Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов белдерүенчә, авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү эше уңышлы бара, тырмалау агрегатлары һәм чәчкечләр тулысынча ремонтланып беткән. Район чәчү орлыгы белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүгенге көндә чәчүлек материалны эшкәртү бара.

Быелгы чәчүне башкарып чыгу өчен хуҗалык җитәкчеләренә "Россельхозбанк" акционерлык җәмгыятенең өстәмә офисы 3,2 миллион сумлык кредитлар биргән. Тагын 21,8 миллион сумга кредитлар бирү буенча ("Орлыкчылык" җәмгыяте - 8 миллион сумга, "Подгорный" - 6,8 миллион сумга, "М.Җәлил исемендәге" хуҗалык - 5 миллион сумга, "Рассвет" - 2 миллион сумга) документлар әзерләнә.
Кырлар минераль ашлама белән 1 гектарга 22 килограмм микъдарында тәэмин ителгән. План буенча ул 36 килограмм булырга тиеш. Шул нисбәттән Менделеевск заводыннан график нигезендә ашлама кайтару оештырылган.
Язгы чәчүне башкарып чыгу өчен җәмгысе 907 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк булачак. "Безнең районга килограммы 26 сумнан ташламалы дизель ягулыгы 1 361 тонна күләмендә биреләчәк", - дип белдерде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

Сүз соңында. Белгечләр билгеләвенчә, иртә килгән яз игенчелек өчен уңышлы була алмый. Моны 1975 һәм 1981 еллар тәҗрибәсе күрсәтте инде.
Алар әйтүенчә, бу көннәрдә көзге культуралар, һава торышы начар булганга, чыдамлыкка "имтихан тапшыра".
Кайбер кырларда кар эрегәндә сулар җыела торган түбән җирләр бар. Көзге культуралар су астында 72 сәгатьтән дә күбрәк вакыт була алмый. Соңыннан алар үлә.
Шулай ук салкыннар да көзге культуралар өчен куркыныч. Кырларда боз катламы барлыкка килә. Үсемлекләр һава сулый алмый башлый. Ләкин, галимнәр фикеренчә, боларның барысы да - бары тик фаразлар. Үсемлекләр яз көннәре әзерләгән әлеге имтиханны да тапшырыр дип, яхшыга өмет итик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: