Бөгелмә авазы

Наркотикларсыз тормыш – бәхеткә юл ул

21 ноябрь көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин рәислегендә узган киңәшмәдә оешма-предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре җитәкче-белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.
Адел Галиуллин, бу өлкәдә билгеле бер эшләр алып барылуга да карамастан, районның тискәре "лидер"лар арасында булуын искәртеп, заман афәтенә каршы көрәштә һәркемнең һәм бергәләп эшләргә тиешлеген, авыл җирлекләре башлыкларының әлеге эштә актив булырга тиешлеген ассызыклады.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гайфуллина "Наркотикларсыз тормыш" ("Жизнь без наркотиков") айлыгы кысаларында - 13 октябрьдән алып, 13 ноябрьгә кадәр - муниципаль районда башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Айлык район порталында "Наркотикларсыз тормыш" дигән язма белән старт алган. Ай дәвамында җирле телевидениедә, газеталар битләрендә шушы тематиканы яктырткан мәгълүмати язмалар дөнья күргән. Белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, халыкны социаль яклау учреждениеләрендә бу мөһим теманы яктырткан стендлар, сәламәтлек почмаклары булдырылды, буклетлар һәм листовкалар таратылды. Докладчы шулай ук мәгариф учреждениеләрендә белем алучы студентлар белән күләмле, киң масштаблы эшләр башкарылуы турында да бәян итте. "Бу юнәлештә эш урта һәм махсус урта белем бирү, югары уку йортларында системалы рәвештә, айлык башында ук план төзелеп, шул план нигезендә алып барылды", - диде ул. Мәсәлән, шәһәребезнең 7 нче гимназиясендә "Как уберечь наших детей от пагубного влияния вредных привычек?" дигән темага - түгәрәк өстәл, кадет мәктәп-интернатында "Вредные привычки и зависимое поведение" дигән семинар уздырылган.
Мәдәният йортларында, китапханәләрдә һәм музейларда да бу өлкәдә актив эш алып барыла. Укучылар һәм студентлар белән уздырылган очрашуларда сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана.
Бөгелмә шәһәр прокуроры, юстиция өлкән советнигы Валерий Кузьмин "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясады, проблемаларга тукталды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Потапов Бөгелмә бүлек белгечләренең наркотиклар әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау, аларны булдырмау юнәлешендә ничек эшләүләре турында хисап тотты. Федераль наркоконтроль идарәсенең ТР буенча регионара бүлеге начальнигы, майор Рөстәм Әхмәтҗанов Бөгелмәдәге наркоситуациягә анализ
ясады. Аннары һәрчак көн кадагында торган бу җитди проблема буенча фикер алышулар булды. Муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Валенитина Кульбеда әлеге юнәлештә системалы эшләүләрен, мөһим акциянең бер айда гына түгел, ел дәвамында алып барылырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Соңыннан утырышта тиешле карарлар кабул ителде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: