Бөгелмә авазы

Наил Хәмидуллин: “Авыру һәм терелү тарихы” (Документаль хикәя)

Башкортостанның Октябрский шәһәренең читендә зур булмаган агач йорт. Узган гасырның илленче еллары. Бу йортта өченче сыйныф укучысы Вәсилә, аның әтисе, әнисе, өлкән апасы һәм әбисе гомер кичерәләр. Кызчык инде өченче ай авырый. Урында ята, мәктәпкә йөрми. Табиблар аңарда "летучий ревматизм" һәм йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) табалар. Иптәш кызлары аңа өй...

Башкортостанның Октябрский шәһәренең читендә зур булмаган агач йорт. Узган гасырның илленче еллары.

Бу йортта өченче сыйныф укучысы Вәсилә, аның әтисе, әнисе, өлкән апасы һәм әбисе гомер кичерәләр. Кызчык инде өченче ай авырый. Урында ята, мәктәпкә йөрми. Табиблар аңарда "летучий ревматизм" һәм йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) табалар.

Иптәш кызлары аңа өй эшләре алып килә, шулай итеп, ул укуын дәвам итә. Ләкин аның хәле көннән-көн начарая. Һәм кыз укуын бөтенләй ташларга мәҗбүр була.

Бераз вакыттан соң ул аякка баса һәм ун яшьлек Вәсилә берүзе балалар хастаханәсенә барып, табиптан: "Бүтән болай авырмас өчен нишләргә кирәк?" - дип сорый. Табип: "Чыныгырга һәм күнегүләр ясарга", - дигән җавап кайтара.

Икенче көнне иртә белән Вәсилә ишек алдына чыгып, пәлтәсен салып атып, кар белән ышкына һәм күнегүләр ясарга керешә. Ул көн дә шулай эшли башлый.

Бу вакыйгаларга кадәр ул уртача гына укый торган була, аннан соң аның көндәлегендә "дүртле", "бишле" билгеләре ешая.

Мәктәпне тәмамлауга бер атна үтү белән Вәсилә комсомол юлламасы белән төзелеш эшенә китеп бара. Бер ел узганнан соң туган йортына әйләнеп кайта. Медицина һөнәрен сайларга тели, ләкин өлкән апасының киңәше буенча педагогия курсларына укырга керә. Аларны тәмамлагач, ул милли мәктәптә 5-8 нче сыйныф укучыларына рус теле һәм әдәбияты фәнен укытучы булып чыга.

Курсларны бик яхшы тәмамлагач, ул Эстәрлетамак педагогия институтының рус әдәбияты факультетына укырга керә. Тагын авырып китә. Академик ял алырга туры килә. Терелеп беткәч, ул инде институтка кире кайтмый.

Курсларны тәмамлагач, аны татар авылына юллыйлар. Үз мәктәбендә Вәсилә татарча укымагач, әдәби телне белмәве аны борчуга сала. Балалар алдында хур булудан курку аны бөтенләй сындыра. Туганнары аның хәлен күреп, табипларга мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, Вәсилә Уфада урнашкан республика психиатрия хастаханәсенә эләгә.

Хастаханәдә

Вәсиләне хастаханәгә алып килгәч, ул бөтенләй сөйләшми башлый. Бары тик "әйе", "юк" дип кенә җавап бирә. Хастаханәдә авырулар саф һавада йөри, үзара аралашалар, җырлыйлар. Ләкин Вәсиләнең кәефе булмый... Тәрзәгә табан борылып утырып, вакыт уздыра бирде. Ярты еллап шулай дәвам итә. Яз көне апасы килә. Вәсилә аны, һәрвакыттагыча, моңсу караш белән каршы ала. Ләкин бу юлы ул апасыннан кечкенә генә көзге сорап ала.

Вәсилә терелү юлында дип сөенә ул. Апасының йөзендәге елмаюын күрү, аны уятып җибәрә. Кыз, мендәргә капланып, егерме минутлап елагач, хәле яхшырып китә. Ул яңадан сөйләшә башлый. Табиблар аны тагын бер ай дәвамында тикшергәч, өйгә җибәрәләр. Вәсилә ата йортына - Октябрьскийга кайта.

Ерак Көнчыгышта

Хастаханәдән соң бер айлап өйдә утыра. Аннары аның дөнья күрәсе, яңа кешеләр белән танышасы килә башлый. Нәкъ шушы вакытта алар шәһәрендә Ерак Көнчыгышка эшкә кешеләр җыя башлыйлар. Вәсилә озак уйлап тормыйча, шунда юнәлә. Тюррех шәһәрендә туктала. Ул анда дүрт ел буе төзелештә эшли. Кияүгә чыга. Уллары туа.

1974 елда ире автомобиль һәлакәтендә вафат була. Уллары ул вакытта икенче сыйныфта укый торган була.

1975 елда Ерак Көнчыгышта унбер ел гомер кичергәч, улы белән Чаллы шәһәренә күченә.

Чаллыда

Чаллыда биш ел тулай торакта торалар. Аннары Вәсиләгә фатир бирәләр. Ресторанда официантка, аннары кафеда администратор булып эшли. салкын тидереп, хастаханәгә эләгә. Сул як үпкәсендә ялкынсуны (пневмонния) дигән диагноз куялар.

Соңыннан ачыкланганча, Вәсиләгә дөрес диагноз куймыйлар. Дәвалауның файдасы булмый, шуннан соң ул үзе башка юнәлеш табибына барып тикшеренә. Чынлап та, янәдән ревматизмы кузгалган була. Дәвалаучы табибны алыштыралар. Дарулар Вәсиләнең йокысын юк итә.

Терелгәннән соң янәдән эшкә чыга, ләкин йокысы тулысынча кире кайтмый. Шул вакытта ресторан директоры бер танышының психиатрия хастаханәсендә ятып чыгып, йокысызлыктан интегүен бетерүе турында сөйли. Бу сүзләрне Вәсиләнең әнисе дә ишетә һәм кызын психиатрга барырга өнди.

Өч ай хастаханәдә дәваланганан соң, аны дарулар белән тулган хиссез хәлдә өенә кайтарып җибәрәләр. Ләкин шуңа да карамастан, ул янәдән эшкә чыга. Улын армиягә озата. Шуннан соң янәдән депрессиягә бирелә һәм психиатрия хастаханәсенә эләгә.

Терелү

Хастаханәдән чыкканан соң, Вәсилә уйга бата. Кем гаепле аның авыруларына. Башта ул әти-әнисен, табибларны гаепли. Аларны гаепле дип санаган вакытта ул ел саен хастаханәгә эләгә тора. Соңыннан ул Поль Брэгг, Шелтон, Николаев, Сытин, Свияш, Луиза Хей һәм башка авторларның китаплары белән танышып чыккач, ул аңлый, барысында да ул үзе гаепле!

Шуннан соң ул үз сәламәтлеге белән ныклап шөгыльләнергә тотына.

55 яшендә шигырьләр яза башлый. Гомер буе ул үзе яраткан авторларны шигырьләрен укый торган була. Аеруча Евтушенко, Цветаева һәм Тютчевны ярата.

(кыскартып бирелде)

Наил Хәмидуллин.

Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: